Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов имтихан белән сынау укучы балаларны ныгыта дип саный

“Экстремаль хәлгә эләккәч, сез башыгызда, организмыгызда булган барлык ресурсларны чыгарырга өйрәнәсез”, - диде мәгариф һәм фән министры.

Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов имтихан белән сынау укучы балаларны ныгыта дип саный. Бу фикерен ул “Ялкын” журналының яшь иң актив укучылары һәм язучылары белән очрашуда әйтте.

Кайбыч районыннан 7нче сыйныф укучысы Ләйсән Габдрахманова Рафис Борһановка федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты (ФГОС) турында сорау бирде. “Хәзерге вакытта яңа стандартлар буенча да укыталар. Без елга ике тапкыр дүрт фәннән имтихан бирәбез. Укытучылар үтмәгән темалар буенча контроль эшләре дә бирергә мөмкин. Сез ФГОС - уку-укыту методын дөрес дип саныйсызмы?” - диде ул.

  • ФГОС - Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты. Аның нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора.

Рафис Борһанов әйтүенчә, белем дөрес биреләме, юкмы икәнен контроль эшләре язмыйча гына белеп булмый. “Имтихан белән сынаганда сез үзегез дә сизмичә ныгыйсыз. Экстремаль хәлгә эләккәч, сез башыгызда, организмыгызда булган барлык ресурсларны чыгарырга өйрәнәсез. Мин ФГОСны артык дип санамыйм. ФГОС – ул курка торган нәрсә түгел”, - диде министр.

Рафис Борһанов стандартсыз уку дөрес түгел дип саный. “Белемне тикшермичә, дөрес юлдамы син, юкмы икәнен белеп булмый. Имтиханга да төрлечә әзерләнеп, аны төрлечә биреп була, шуңа күрә укуга ярдәм итү өчен оештырылган имтихан артык түгел. БДИ - Бердәм дәүләт имтиханына башка альтернатива чыгарып була. ФГОСка бүгенге көндә альтернатива табып булмый”, - диде ул.

"Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына альтернатива булып нәрсә чыга ала? Әгәр казанышларны туплаган портфолио альтернатива була икән,  бөтен нәрсәне онытып, портфолионы дөрес тутырыр өчен генә йөри башлаячакбыз. Уку онытылачак, шуңа күрә олимпиадалар санын тутырам дип йөгереп йөрисе юк. Бер олимпиада артыннан йөреп, башка фәнне уку да кирәк икәнен онытмаска кирәк", - диде Рафис Борһанов.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев