Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.

“Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел”, - дип белдерде министр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.

“Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә”, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев