Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рафис дигән бозваткыч" - Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа җитәкчесе турында фикерләр

Бүген Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. 2012 елдан министр булып эшләгән Энгель Фәттахов, башка эшкә күчү сәбәпле, министрлыктан китә. Интертат яңа министр турындагы фикерләрне туплады.

"Татарстан өчен әйбәт карар"



Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе:

"Мин беркайчан да Татарстан Президенты карарларын шәрехләмим. Әмма Рафис Тимерхановичны, аның эшлекле сыйфатларын күптәннән беләм, шуңа да аны билгеләү карарын Татарстан өчен уңай дип саныйм. Рафис Борһанов – төрле мәсьәләләр буенча тиешле карарлар таба белә торган кеше. Ул бик аралашучан, тирән белемгә ия".

"Рафис дип аталган бозваткыч"

Таһир Һадиев, Дәүләт советының экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе:

"Рафис - бозваткыч дип атала. Аның исемен гарәпчәдән тәрҗемә итсәң, аның нинди кеше булуы тулысынча аңлашыла. Танылган, билгеле, күренекле, искиткеч шәп, популяр. Аның шигыре - аңлау. Минем фикеремчә, шулкадәр аңа туры килә. 

Ул, дөрестән дә, хезмәт кешесе, конкрет. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт үз фикерен әйтә. Үзенең хаклы булуын булса, үз фикерен яклый. Кешеләр белән яхшы аралаша, аның белән эшләү җиңел. Ул бик зур тормыш мәктәбен узган. Казанда эшләгәндә, ул бу казанда кайнады. Аны Мәскәүдә Мутко үзе дә таный.

Кызганыч, бу кеше безнең арабыздан китә. Бүген бу бик проблемалы өлкә. Һәм анда андый кешеләр кирәк. Мин җитәкчелекнең фикерен йөз процент хуплыйм һәм Рафис Тимерханович бу эштә үзен уңай яктан гына күрсәтер дип уйлыйм. Миңа, коллегаларыма аның белән эшләү җиңел булды. Фәрит Хәйруллович әйткәнчә, бу Дәүләт советына ышану. 

Мин аңа яхшылык, уңыш телим. Бик яхшы нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм.

"Борһанов укытучы исемен югары дәрәҗәгә күтәрер"

 


Хәлил Шәйхетдинов, Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары:



“Рафис Тимерханович белән бергә берничә ел (2010-2014 еллар - ТИ) эшләдек. Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Ул җитәкче генә түгел, зур хәреф белән Укытучы. Аның белән эшләү уңай, ул таләпчән, әмма гадел, коллектив өчен борчылып эшли торган җитәкче. Җитәкче булгач, төрле фикер әйтәләр, әмма Рафис Тимерханович турында бер җирдә дә начар фикер ишеткәнем булмады.

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә Рафис Борһанов кебек кешенең министрлыкка килүе бик уңай, министрлыкка "повезло" дип әйтә алам. Рафис Тимерхановичның тәҗрибәсе хәзер мәгариф өлкәсендә җыелган күп проблемаларны хәл итү өчен уңайлы булыр дип уйлыйм.

Хәзер бөтен кеше күп белә, бар кеше акыллы, барысы да яза, сөйли, кешеләр берсен берсе ишетергә теләми. Барысы да үзен хаклы саный. Өлкә бик зур, аңа күп кешеләрнең катнашы бар. Шуңа күрә азрак салкын җил иссә дә, шунда ук барысы да сизә. Рафис Тимерханович “мин – җитәкче, мин хаклы” дип эшләүче кеше түгел, олыларны олы, кечене кече итә белгән кеше. Авырлык килгәндә, ул беренче ярдәмгә килә. Шуңа күрә ул укытучы исемен югары дәрәҗәгә күтәрер дип уйлыйм".

Хәлил Шәйхетдинов яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының элекке министр Энгель Фәттахов белән дә бик уңай эшләвен билгеләп үтте. “Яңа министр Энгель Нәвапович белән башлаган эшләрне яңа дәрәҗәгә җиткерер”, - дигән өмет белдерде ул.

"Мәгариф тармагы аңа ят түгел"

 

Эльмира Сафина, Арчаның 1нче номерлы мәктәбе директоры:

“Рафис Тимерхановичның әтисе партия эшчесе булган. Мактаулы эшчеләр бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Әтисе монда Башкарма комитет рәисе булып эшләде (Рафис Борһановның әтисе тумышы белән Мөслимнән - ИТ). Аннары әти-әниләре Казанга бераз иртәрәк күченеп китте, ә ул 1978 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казанга юл тотты. Анда Казан авыл хуҗалыгы институтында механика факультетына укырга кергән.

Нинди генә вазифада булса да, бу мәктәпкә һәрвакыт килеп тора. Күп кенә чаралар оештырды, ветеран укытучыларның хәл-әхвәлләрен белешеп, һәрвакыт ярдәм итте. Мәктәпкә спорт җиһазлары, спорт формалары белән дә тәэмин итте. Мәктәбебездә парламент дәресләре дә уздырганы булды аның. Шундый дәресләрнең соңгысы 2014 елда үткән иде. Ә быел соңгы тапкыр әле сентябрь аенда гына кайтты. Безнең белән даими элемтәдә. Сыйныфташлары белән дә элемтәсе өзелми. Ул үз мәктәбе турында горурланып сөйли, теләсә нинди чарага теләп кайта. Укытучыларына карата да тирән ихтирамлы.

Рафис Тимерханович мәгарифнең нәрсә икәнен аңлый, ул Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы булып та эшләде, шуңа күрә мәгариф тармагы аңа ят түгел. Без бу хәбәрне сөенеп кабул иттек. Берникадәр дулкынлану да бар анысы, бу безгә хәзер тагын да зуррак җаваплылык өсти”.

"Вәрәшбаштагы чишмә Рафис Борһанов бабасының исемен йөртә"

Земфира Маннапова, Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы: 

“Аларның өйләре Кооператив урамында булган, ләкин ул өйнең нигезе юк инде. Рафисның әтисе Тимерхан абый - Латыйфа апа белән Борһан абыйның баласы. Латыйфа апа үлгәч, Борһан абый Сара исемле апаны хатынлыкка ала. Ә әтисе вафат булгач, Тимерханны Борһан абыйның бертуган абыйсы Баһаветдин тәрбияли. Ул Тимерханны Актаныштагы бухгалтерлар курсына алып бара. Анда укып кайтканнан соң, Тимерхан абый бездә бухгалтер булып эшли башлый. Шәфкать туташы Асия апага өйләнә. Аннан соң Тимерхан абыйны Мөслим районы Башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Шунда эшләгән дәвердә, 1961 елда аларның улы Рафис Тимерханович дөньяга килә. Ул туу белән, әтисен Әтнәгә беренче секретарь итеп алалар. Аннан соң алар Арчага күчә. Рафис Тимерханович мәктәпне Арчада тәмамлый. 

2009 елда Рафис Тимерханович Вәрәшбаш авылындагы чишмәне яңарта. Бу чишмә аның бабасы Борһан исемен йөртә, ягъни Борһан чишмәсе дип атала. Шундый матур чишмә ул! Рафис Тимерхановичның авыл Сабан туена кайтып киткәнен дә хәтерлим. Ягъни туган якларын онытмый, искә алып яши. Аның өчен бик сөенәбез. Киләсе елда авыл мәктәбе капиталь ремонт программасына да керер дип өметләнәбез, чөнки быел ул төзекләндерелмәде. Мәктәбебез - тугыз еллык, укучыларыбыз әледән-әле уңышлары белән сөендереп тора.

"Рафис Борһановның бабасы эшләгән колхозга районда беренче булып электр кергән"

Рәзилә Зарипова, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы мәктәбе укытучысы:

"Горурланабыз. Аның туган нигезендә хәзер берәү дә яшәми, өй буш тора. Тимерхан абый авылга сулар керттерде, аның исемендәге чишмә бар, Борһан чишмәсе дип йөртәбез. Ул "Динамо" колхозында эшләгән, ул колхоз шул чорда ук инде районда иң беренче электр яндырган авыл безнеке була. 

Мәктәп стендында аның стенды тора. Балаларның Тимерхан Борһанов эшчәнлеге буенча фәнни-эзләнү эшләре оештырып, чыгыш ясаганнары бар. Яхшы үзгәрешләргә өметләнәбез".

"Хезмәт юлын "кара" эштән башлаган кеше


Рамилә, Рафис Борһановның Мөслим районы Вәрәшбаш авылында яшәүче килене

"Рафис төп йортына сирәк кайта. Ул ике елга бер генә кайтырга мөмкин. Кызганыч, атна саен кайтып йөри алмый, чөнки эше күп. Әнисе Асия апаны ел саен, машина биреп, авылга кайтарта. Рафис авылын ярата,кайткач, беренче чиратта, зиратка бара, чишмәләрне карый. Чынлыкта аннан ярдәм сораганыбыз юк, әмма ул каршы килмәс кебек. Туганнарын бик ярата, хөрмәт итә. Авылдашлар да Рафис турында яхшы фикердә. Олырак кешеләр әтисе Тимерхан абыйны хөрмәт итә иде, яшьрәкләр аны депутат буларак белә.

Эшкә җаваплы, төпле фикерле кеше. Күп, артык сүз сөйләшми. Яшь чагында да үзенең эшчәнлеген гади “кара” эштән башлаган. Әнисе дә “майга батып кайта торган иде”, - дип әйтә. Рафис турында начар сүз әйтеп тә булмый..

Мәгариф министры - аңа бара торган эш. Ул бер эштән дә качмады, монысын да әйбәт кенә алып барачак".

 

Рафис Тимерхан улы Борһанов 1961 елның 17 августында ТАССРның Мөслим авылында туган. 

1978 елда Арчаның 1нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. 

Казан авыл хуҗалыгы институтында «инженер-механик» белгечлеген үзләштергән (1983 ел). 

Казан финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган (1990 ел). 

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт-иҗтимагый идарә магистры» программасы буенча һөнәри әзерлек узган (2011 ел). 

Икътисад фәннәре кандидаты (2000 ел). Халыкара академия академигы (2012 ел).

Хезмәт эшчәнлеге:

1983 – ТАССР Һөнәри белем буенча дәүләт комитеты инженеры. 

1983 – 1985 – Совет Армиясендә хезмәт итү еллары. 

1985 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең җыю участогы мастеры.

1985 – 1989 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре, Казан шәһәр комитетының икенче секретаре.

1989 – 1996 – «Казанкомпрессормаш» ААҖнең җитәкче урынбасары, цех начальнигы, икътисад бүлеге начальнигы, икътисад һәм финанслар директоры.

1996 – 1998 – Казан администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

1998 – 1999 – Татарстан Республикасы икътисад һәм җитештерү министрының беренче урынбасары.

1999 – 2005 – Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе башлыгы.

2005 – 2010 – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 – 2014 – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.

2014 елның октябреннән – ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты.

Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде.

“Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дигән элекке министр. 

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА, Эльвира ШАКИРОВА, Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ, Александр ТРЕТЬЯКОВ, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: mdms.tatarstan.ru

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев