Районыбызда - яңа кадрлар
Район үзәк хастаханәсенең рентгент бүлегенә яңа белгеч – табиб-рентгенолог Рөстәм Илдус улы Хуҗин килде.
Рөстәм Илдус улы 2023 елда Нальчик шәһәрендә Х.М.Бербеков исемендәге Кабардино-Балкар дәүләт университетының “Лечебное дело” факультетын тәмамлаган. Алга таба укуын ординатурада дәвам иткән һәм “табиб-рентгенолог” белгечлеге алган. Хастаханәнең заманча җиһазлары һәм алдынгы диагностика методикалары ярдәмендә пациентлар яшь һәм энергияле табибның профессиональ һәм игътибарлы мөнәсәбәтенә өметләнә алалар. Рөстәм Илдус улына уңышлар телибез.



Нет комментариев