Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Гарифуллин: Ата-аналарның 16 проценты балалар үсешенә акча тотуны файдасыз дип саный

Тикшеренүләр буенча, 31 процент очракта балалар ата-ана чыгымнарыннан тыш, башка факторлар ярдәмендә үсеш алган.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин ата-аналарның балаларга белем бирүгә һәм сәләтләрен үстерүгә инвестицияләр кертүенең файдасын тикшергән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ата-аналарның 41 проценты балаларның киләчәген инвестицияли, бу төркем мондый кертемнәр белән канәгать икәнлеге ачыкланган.

“Икенче төркем – ул балаларның үсеше өчен инвестицияләр булмау сәбәпле, чыгымнарын түләүче ата-аналар (12%)”, - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты инвестицияләргә карамастан, баланың уңышка ирешмәвен белдерә.

Моннан тыш, 31 процент очракта балалар ата-ана чыгымнарыннан тыш, башка факторлар ярдәмендә үсеш алган.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев