Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт”: шәхесләр һәм язмышлар” дип исемләнгән китабы басылып чыкты

Шушы көннәрдә “Мәгълүмат” нәшрият үзәгендә 2020 елның көзендә арабыздан вакытсыз киткән Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт”: шәхесләр һәм язмышлар” дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Район энциклопедиясенә тиң хезмәттә ТАССРның Югары Советы, Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутатлары, Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советы депутатлары, Ленин ордены кавалерлары, Бөек Ватан сугышында катнашып, Дан орденына лаек булучылар, Социалистик Хезмәт Геройлары, ТАССР төзелгәннән алып, район башкарма комитеты җитәкчеләре, беренче секретарьлары булып эшләгән шәхесләр турында материаллар, шулай ук әтиләре сугыштан кайтмаган тыл каһарманнары турында район мәктәпләре укучылары булышлыгы белән әзерләгән истәлекләре (язмаларда аларның тел стиле саклана) туплап бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев