Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раштуа бәйрәме белән!

Православие динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз!

Иисус Христос туган бу көндә христианнарның күңеленә иман нуры иңә, матур омтылышлар һәм изге ниятләр йөрәк түренә урнашып, дуслык, татулык төшенчәсе тагын да киң мәгънәле яңгыраш таба.

Районыбызда ике дин халкының элек-электән тату яшәве, авырлык килгәндә бер максатка берләшүе зур сынауларны кичәргә, хезмәттә яңа үрләр яуларга ярдәм итте. Киләчәктә дә бу бөек дуслыкның нигезе җимерелмәсен, нык булсын! Бу якты бәйрәмдә сезгә тынычлык һәм игелек, мәхәббәт һәм бәхет, иминлек, уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев