Равил Кәримовны ишегалдындагы агачка сарган бал корты күче умартачы иткән
Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урында һәр шимбәдә үткәрелә торган ярминкә чатырлар шәһәрчеген хәтерләтә, сәүдә рәтләрен йөреп бетерерлек түгел.
Вахитов районында Чехов базары каршында оештырылган ярминкә зур булмаган күчмә кабилә болын-далада табын корган кебек кенә. Язулардан аңлашылганча, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе, Арча районнары агрохуҗалыклары белән крестьян-фермерлары “җәйләүгә” туктаган икән биредә. Табыннары мул. Казан базарларында сыер итенең килограммы 280-350 сум торса, ярминкәдә иң югары бәя - 320 сум. Итләр берсеннән-берсе матур, әле пары да сүрелмәгән. “Хәерби” агрохуҗалыгыннан китерелгән шикәр төсле кәбестәнең килограммы 7 сум (базарда 20 сум). Базарда йомырканың бер дистәсе 50-75 сум булса, биредә 45-50 сум. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция бәяләре сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзанрак икәнлеген үз күзләрең белән күрергә була.
Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылыннан Олеся Шәйхетдинова бер машина кабак төяп килгән.
- Ирем Рамил - фермер, ул игенчелек белән шөгыльләнә, ә мин күбрәк бакчада, - ди Олеся.
Лаеш районының Тетеево авылыннан Равил Кәримовның умартачы сыйфатындагы хезмәт дәвере 46 елган тулган икән инде.
- Тугызынчы сыйныфта укыган чагымда безнең ишегалдындагы агачка бал корты күче сарган иде. Нәселебездә умартачылар юк, мин дә әле бернәрсә белмим. Ләкин бу кортларны җибәрәсе килми бит. Шуны умартага тутырдым. Ходайның рәхмәте, күч очып китмәде, - дип, умартачы булып китүенең кызык кына тарихын да сөйләп алды Равил.
Шактый еллар 200 оя караган Кәримовлар. Өч литрлы банкага салынган балның (4,5 килограмм) бәясе - 1200-1500 сум.
- Хәзер 60 оя гына тотабыз, яшь чаклар түгел шул. Кияүләр булыша, умарталарны болынга, кырга һәм урман буйларына машиналарда күчереп йөртәбез. Быел һәр оядан 50 килограмм бал аерттык, - диде Равил Кәримов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев