Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе онлайн

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты 80 яшьлеген бәйрәм итә.

Бүген Камал театры артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсенә билет алырга өлгермәүчеләрнең әлеге тантананы карау мөмкинлеге бар - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы күренекле артистның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

кассада билетлар калмаган. Театрның матбугат хезмәте билетларның ун көн эчендә сатылып бетүен әйтә.

Искәртеп үтәбез, Камал театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак хезмәте буларак, читтә яшәүче татарлар Нәҗибә Ихсанованың, Люция Хәмитованың юбилей кичәләрен карый алды, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” спектакле онлайн күрсәтелде.

Мәгълүмат өчен. Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаган. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев