Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Раян» төркеме җырчысы Азат Адиевны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр.

Ул вакытта шикле затларны тоткарлаганда Куркынычсызлык федераль хезмәте Татарстандагы махсус операциясе вакытында 20 адрес буенча тикшерү үткәрде һәм күпсанлы тыелган әдәбият һәм пропагандалау материаллары алды.

Кайбер хөкем ителгәннәрнең беренче тапкыр гына закон бозулары түгел.

Суд Азат Адиевны 19 елга каты режимлы колониягә хөкем итте һәм Татарстанның атказанган артисты исемен алган Әсгать Хафизов 19 ел 2 ай каты режимлы колониягә, Радик Зарипов 16 ел аерым режимлы колониягә, Альберт Вәлиуллин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. Тимур Үзбәков 18 елга, Ленар Сәитов 19 елга, Рузил Дәүләтшин 18 ел 6 айга, Павел Хевронин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде.

*«Хизб-ут тахрир Аль-Ислами» – Россиядә тыелган халыкара террорчылык төркеме.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Азат Адиевның 19 елга хөкем ителүе

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысына да барыбер мени?