Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды [+фото]

1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция капитаны Насибуллин Ильнур Дамир улы юлларда укучы балалар белән булган юл халәкәтләре турында сөйләде. Үз-үзеңне юлда, тарнспортта дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Миннехатович,...

1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция капитаны Насибуллин Ильнур Дамир улы юлларда укучы балалар белән булган юл халәкәтләре турында сөйләде. Үз-үзеңне юлда, тарнспортта дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Миннехатович, Балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Эльвира Раисовна чыгышлары,Район балалар думасы спикеры Валеева Алинәнең отчёт-чыгышы, җәйге ялларын Кырымда һәм "Кояшкай" лагерының төрле юнәлешендәге сменаларында ял итүче активистларыбызның тәэсирләре, СДО да катнашучыларның чыгышлары тыңланылды. Ә иң мавыктыргыч мизгел дума активистларының иптәшләре өчен "Я достигну успеха" дип исемләнгән тренинг үткәрүләре булды. Активистлар барысыда теләктәшлек күрсәтеп, төркемнәргә бүленеп, актив катнаштылар, фикер уртаклаштылар. Думабызның утырышы алдагылардан шуның белән аерылып торды, әлеге утырышыбызга тәҗрибә уртаклашырга Теләче районы педагог- оештыручылары да килгән иде. Утырыш дәвамында Теләче районы балалар хәрәкәте бүлеге мөдире Римма Рашитовна фикерләрен, рәхмәт сүзләрен белдерде.

Алдагы планнар белән фикер уртаклашып, алга максатлар куеп,карар кабул итеп рәсми утырышыбыз гадәттәгечә флеш- моб биюе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев