Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды: беренче булып еллык эшкә йомгакны "Юлбат" җәмгыяте ясады
Район хуҗалыкларында хисап җыелышлары башланды. Анда үткән хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә үтә. Иң беренчеләрдән булып еллык эшкә йомгакны җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" җәмгыяте һәм аның Килдебәк бригадасы ясады....
Район хуҗалыкларында хисап җыелышлары башланды. Анда үткән хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә үтә.
Иң беренчеләрдән булып еллык эшкә йомгакны җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" җәмгыяте һәм аның Килдебәк бригадасы ясады. Ә үткән ел алар өчен вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, "Юлбат" җәмгыяте "Октябрь" хуҗалыгы белән берләшеп эшли башлады. Тагын да куанычлысы - Килдебәк авылында кәҗә фермасы һәм Йосыф-Аланда сөт комплексы ачылды.
Хуҗалык продукция сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүдән 109 миллион 474 мең сум акча кереме алган. Шуның 83 миллион 693 мең сумы терлекчелектән.
Хуҗалык зоотехнигы Энҗе Хаҗиева чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек узган ел табышка эшләгән, барлыгы 2304 тонна сөт савып алынган. Сөт җитештерү алдагы ел белән чагыштырганда тигезләшкән, үтәлеш йөз процент. Ел башындагы бер баш шартлы терлеккә 36600 сум керем алынган, бу үткән елга карата алты мең сумга күбрәк.
Йосыф-Алан фермасы ел да алдынгылыкны бирми. Узган елгы хисап җыелышында да аларга карата мактау сүзләре әйтелгән иде. Быел да уңай яктан билгеләп үтәргә җирлек бар. Факттагы бер сыерга 4813 килограмм сөт савуга ирешкәннәр. Биш ел буена лидерлыкны кулдан ычкындырмыйлар.
Узган ел 3840 центнер ит сатылган. Уртача бер килограмм итнең сату бәясе - 74,21 сумга төшкән. Ә җитештергән итнең үзкыйммәте - 95, 16 сум. Нәселле таналар сату табыш китерә, дип саный хуҗалык белгечләре.
- Чөнки бәясе әйбәт, бер килограммы - 160 сум. Шулай ук, тармак зыянсыз эшләсен өчен тәүлеклек үсешне 750 граммнан киметмәскә тиешбез. Шулай эшләгәндә терлекләр унҗиде айда үсеп җитә. Озаграк үскән саен, чыгымы да күбрәк, - диде хуҗалык икътисадчысы Гөлсинә Кәбирова.
Зур төзелешләр белән беррәттән, ярдәмче объектлар, Килдебәктә ашлык саклау склады, Туктар авылында бозау торагы эшләнгән. Хезмәт хаклары, салымнар, пенсия фондына взнослар һәм башка төрле түләүләр вакытында башкарыла.
Хуҗалыкка бу кадәр инвестицияләр кертелгәч артка юл юк. Ничек итеп тагын да табышлы эшләргә, хуҗалыкны яшәтергә, эшчеләргә хезмәт хакы түләргә? Җитәкчеләр, белгечләрнең авыл хезмәтчәннәре алдында ясаган чыгышларында шул хакта фикер яңгырады.
- Продукцияне сыйфатлы итеп җитештереп, никадәр югары бәягә сата аласыз, хезмәт хакыгыз да шуңа бәйле була. Аны беркем дә китереп бирми, булган җирлектән, мөмкинлекләрдән файдаланып үзегезгә эшләп аласы. Сез - күбрәк продукция җитештереп, үз көнегезне үзегез күреп, алга таба ныклабрак яшәргә тиешле хуҗалык - дип йомгаклады сүзен Гафур Хәсәншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев