Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәк хастаханәсендә түгәрәк өстәл: чиратлар, табиблар, дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре күтәрелде [+фото]

Район үзәк хастаханәсендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре пациентлар белән медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрде. Күпләребез "АК БАРС-мед"ның бушлай дәвалану өчен полислар бирүче һәм алыштыручы оешма, дип кенә белә. Алай гына түгел, алар безнең хокукларыбызны яклаучы да. Оешма иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәменә тикшерү дә...

Район үзәк хастаханәсендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре пациентлар белән медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрде. Күпләребез "АК БАРС-мед"ның бушлай дәвалану өчен полислар бирүче һәм алыштыручы оешма, дип кенә белә. Алай гына түгел, алар безнең хокукларыбызны яклаучы да. Оешма иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәменә тикшерү дә үткәрә.

"Түгәрәк өстәл" утырышын­да "АК БАРС-Мед" җа­вап­лылыгы чикләнгән шир­­­­кәтенең иминиятләштел­гәннәрнең хокукларын як­лау бүлеге начальнигы Рәшит Абдуллин, иминият компаниясенең Саба районы филиалы директоры Рафаэль Гомәров, район социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, районның ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Рафаэль Мөхәммәдиев, иминиятләнүче затлар һәм башкалар катнаштылар.

Рәшит Нәүмир улы "түгәрәк өстәл"нең төп максаты медицина ярдәме алганда иминиятләштерелгәннәрнең хокуклары саклануны тикшерү булуын аңлатты.

- Без мондый очрашуларны башка районнарда да үткәрәбез. Медицина учреждениеләренең җавап­лы хезмәткәрләре, иминиятләнүчеләр белән очрашып, аларны нинди проблемалар борчыганын ачыкларга, иминиятләнүче затларның нинди хокукларга ия булуларын аңлатырга тырышабыз. Үз хокукларын белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде ул очрашуның әһәмиятен аңлатып.

Районда яшәүче күпләрнең "АК БАРС-Мед" медицина полисларына ия булуын исәпкә алсак, полисларын алыштыру турындагы мәгълүмат барысы өчен дә файдалы булыр. Соңгы вакытта безнең кулдагы полислар киләсе ел башыннан гамәлдән чыга, дигән сүзләр дә йөри, халык яңа елга кадәр өлгерим, дип полисларын алыштырып калырга ашыга.

- Борчылырга кирәкми, полислар яна елда да гамәлдә булачак, - дип бу мәсьәләгә ачыклык кертте Рәшит Абдуллин.

«Түгәрәк өстәл» артында очрашуыбызга ярты ел вакыт узган. Биредә күтәрелгән чиратлар, табиблар, дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе монсында да көн тәртибендә булды. Баш табиб Зөфәр Сираҗиев әйтүенчә, агымдагы елда ике терапевт, томограф һәм бәби көтүче әниләр өчен УЗИ белгече эшкә алынган. Халыкны иң борчыганы, билгеле, чиратлар.

- Чиратлар җайга са­лы­на. Авырулар табибка интернет яки терминал аша язылуга өйрәнеп киләләр. Интернет аша язылганда uslugi.tatarstan.ru сылтамасы аша кереп, үзеңнең шәхси кабинетыңны булдыру кирәк. Шуның аша үзеңә кирәкле табибның буш вакытын карап, уңайлы вакытка язылып була. Шулай ук 2-35-40 телефоны аша шалтыратып та языла алалар. Участок табибының дәвалау билгеләүче башка табибларга үзе үк талон бирү мөмкинлеге бар, - ди баш табиб урынбасары Илмира Гайнуллина.

"АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" граж­даннарның медицина буенча килеп туган сорау­ларын, фикерләрен өйрәнү максатыннан "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар арасында анкета рәвешендә сораштыру да үткәрде. Биредә катнашучы инвалидлар, ветераннар оешмалары җитәкчеләре үз мәнфәгатьләреннән генә түгел, хастаханәгә еш мөрәҗәгать итүче халык белән күбрәк аралашканлыктан, аларның да гозерләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев