Саба таңнары

Районда бу атнада 125 кеше вирус эләктергән, шуларның 84е - балалар

Районда вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләп китүчеләр саны акрынлап кимүгә таба бара. Узган атнада районыбызда 187 кешегә ОРВИ диагнозы куелган булса, бу атнада 125 кеше вирус эләктергән. Шуларның 84е - балалар. Шулай да, табиб-эпидемиологлар әйтүенчә, районда эпидемия бусагасы әлегә нормадан 2,5 тапкыр югары булып кала. Шуңа күрә профилактика чаралары...

Районда вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләп китүчеләр саны акрынлап кимүгә таба бара.

Узган атнада районыбызда 187 кешегә ОРВИ диагнозы куелган булса, бу атнада 125 кеше вирус эләктергән. Шуларның 84е - балалар. Шулай да, табиб-эпидемиологлар әйтүенчә, районда эпидемия бусагасы әлегә нормадан 2,5 тапкыр югары булып кала. Шуңа күрә профилактика чаралары күрергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, иммунитетны ныгытучы дарулар эчәргә кирәк. Ә температура күтәрелгәндә өйдә ятып дәвалану, өзлегүләрдән саклану шарт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: