Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда быел 180 тоннага якын бал җыйганнар

Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. Районда узган җәйдә дә шул күләм чамасы бал тупланган булган. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдерүенчә, Сабада умарта күчләренең саны үткән елгы дәрәҗәдә калган. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар икән - авылларда ел дәвамында яңа умарталыклар барлыкка килми башлаган. Бу...

Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. Районда узган җәйдә дә шул күләм чамасы бал тупланган булган.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдерүенчә, Сабада умарта күчләренең саны үткән елгы дәрәҗәдә калган. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар икән - авылларда ел дәвамында яңа умарталыклар барлыкка килми башлаган. Бу балга сорауның кимүе белән бәйләп аңлатыла. Саба районы буенча узган ел җыелган балның яртысы гына сатылган.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев