Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда сатуга аракы куелган кибетләрнең мәгариф учреждениеләреннән 100 метрдан да якынрак урнашкан булуы расланды

Яңа уку елы башланыр алдыннан район прокуратурасы полиция, Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре һәм белгечләре белән берлектә тәмәке һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Контрольлек итүче органнар вәкилләре районның мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан 37 сәүдә ноктасында булдылар. Тикшерү барысы 13 ноктаның,...

Яңа уку елы башланыр алдыннан район прокуратурасы полиция, Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре һәм белгечләре белән берлектә тәмәке һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Контрольлек итүче органнар вәкилләре районның мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан 37 сәүдә ноктасында булдылар. Тикшерү барысы 13 ноктаның, төгәлрәк әйткәндә, "Ашамлыклар" кулланучылар берләшмәсе (барысы 5 кибет), "Ласка", "Балкыш", "Фим", "Нур" (шәхси эшмәкәр Җәләлиев), "Кояш" (шәхси эшмәкәр Гаянов), "Южный" (шәхси эшмәкәр Клабуков), "Тулпар" кибетләренең мәгариф учреждениеләреннән 100 метрдан да якынрак урнашкан булуын раслады.

Мәгълүм булганча, "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" Федераль законның 16нчы маддәсе нигезендә белем бирү, медицина оешмалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә һәм аларга караган территорияләрдә алкогольле эчемлекләр сату тыелган.

Бу уңайдан Cаба муниципаль районы Советының да махсус карары (25.05.2013, №198) бар. Прокуратура үткәргән тикшерү барышында "Ашамлыклар" кулланучылар җәмгыятенең Эзмә авылындагы сатуга аракы да куелган кибете "Саф чишмә" балалар бакчасы территориясенә 100 метрдан якынрак урнашкан булуы ачыкланды. Мәгариф учреждениеләренә якын нокталарда алкоголь продукциясе сату буенча әзерләнгән материаллар административ хокук бозу турында эш кузгату өчен Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә тапшырылды һәм прокуратураның аерым контроленә алынды. Алга таба санап кителгән сәүдә нокталарында закон таләпләрен бозу очраклары кабатланмасын өчен әлеге хуҗалык итүче субъектларда тәмәке һәм алкоголь продукциясе сатуны туктатырга мәҗбүр итү өчен судка гариза бирелде.

Рөстәм Сәлахов,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев