Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек бара [+фото]

"Мичән" филиалының Тимершык бүлекчәсендә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Узган еллар коры килү сәбәпле, көтелгән уңышка ирешә алмады игенчеләр. Бу исә хуҗалыкларның еллык икътисадый күрсәткечләрендә дә ачык чагылды. Өстәвенә бу көннәрдә сөт бәяләре кимүгә таба бара. Бу хакта киңәшмәдә Саба...

"Мичән" филиалының Тимершык бүлекчәсендә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Узган еллар коры килү сәбәпле, көтелгән уңышка ирешә алмады игенчеләр. Бу исә хуҗалыкларның еллык икътисадый күрсәткечләрендә дә ачык чагылды. Өстәвенә бу көннәрдә сөт бәяләре кимүгә таба бара. Бу хакта киңәшмәдә Саба сөт-май комбинаты башкарма директоры Заһир Һадиев хәбәр итте. Җитештергән продукциянең көтелгән кадәр сатылмавы акча керемен киметә. Шул сәбәпле хуҗалыклар белән исәп-хисап ясауда да тоткарлыклар туа. Бу үз чиратында язгы кыр эшләре башланыр алдыннан ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар сатып алуда кыенлыклар китереп чыгара. Терлекчелек һәм игенчелекнең бер-берсенә тыгыз бәйләнеше шушында чагыла да инде. Заһир Һадиев сөт бәясе кимесә дә, борчылырга кирәкми, һәр авырлыктан чыгу юлы бар, дип тынычландырырга тырышты. Һәрнәрсәдә сыйфат кирәк, билгеле, сөткә дә, шул ук вакытта ягулыкка да. Быел язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 30 миллион сумнан артык ягулык-майлау материаллары гына кирәк икән.

- Ягулыкларны сыйфатсызы белән бутамыйча эшләргә ирешү мөһим. Сыйфатлы булуы нәтиҗәсендә тотылышы да кимрәк булачак, техниканың ватылмый эшләвенә дә ышаныч зур, - дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин. Хуҗалыкка кайткан ягулыкны комиссия белән бергәләп кабул итеп алып, һәр басуда нинди культура игү өчен күпме ягулык тотылачагы турында планлы рәвештә эш алып барганда сакчыллыкка ирешү мөмкин икәнлеге әйтеп үтелде.

Агымдагы елда районда 24353 гектарда бөртеклеләр игү күздә тотыла. Гафур Хәсәншин әйтүенчә, соңгы еллардагы корылык сәбәпле, сугару мәйданнарын арттыру зарурлыгы бар. Бу уңайдан суданка, тары культуралары киң мәйданнарда үстерелә. Шул ук вакытта бәрәңге, борчак мәйданнарыннан көтелгән уңыш алынмый. Минераль ашламаларның да аз булуын исәпкә алып, чәчү мәйданнарына үзгәрешләр кертелә. Җирләрне эшкәртү, ашламалар кертүдә һәр басуны аерым анализлап, максималь мөмкинлектән чыгып эшләргә чакырды. Терлек азыгы өчен кукуруз үстерүгә ныклы игьтибар кирәк. Узган ел фуражга дүрт мең тонна кукуруз суктырып алынган булса, быел ун мең тоннага кадәр җиткерү бурыч итеп куела. Чәчүлек материалга килгәндә, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалы Саба районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров, чәчүлек орлыкларның җитәрлек күләмдә һәм алар тиешле кондициягә китереп калибрлануын билгеләп үтте.

- Әмма сортларны яңартуда эшли­селәр күп. Мисалга, арпаның "Тимерхан" сор­тын игүгә өстенлек бирелә. Сүз дә юк, орлыгы да эре, бар яктан да килә. Әмма "Нур" сортын үстереп караучылар да булды. "Нур"ның уңыш чыгышы югарырак, - диде ул, чәчүлек орлыкны сайлаганда һәрьяклап нәтиҗә ясарга чакырып. Шулай ук, чәчүлек орлыкларны температура 10-12 градуска кадәр күтәрелгәч авыруларга каршы биологик һәм химик препаратлар белән эшкәртү кирәклегенә басым ясады.

Семинарның практик өлеше Тимершык бүлекчәсенең ашлык саклау складында һәм машина-трактор паркында дәвам итте.

Авыл хезмәтчәненең эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Өстәвенә җитештергән продукциянең сату бәясе түбән, аны җитештерү өчен ягулык-майлау материалларының, ашламаларның кыйммәт булуы чабудан тарта. Әмма туган туфрак куенына алтын бөртекләр салу өчен тагын бер язны каршы алуларына куанып эшлиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев