Даруханәләрдә дарулар бәясе “тешләмиме“?
Районыбызда кибетләр, сәүдә үзәкләре генә түгел, даруханәләр дә арта. Бу исә дәвалау препаратларының да зур сорау белән сатылуы турында сөйли. Ихтыяҗ даруларның бәяләре арта баруында чагылыш табарга мөмкин. Мондый хәлгә нигезсез юл куелырга тиеш түгел. Район прокуратурасы шул максаттан Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә район даруханәләрендә дәвалау препаратларына бәяләрнең...
Районыбызда кибетләр, сәүдә үзәкләре генә түгел, даруханәләр дә арта. Бу исә дәвалау препаратларының да зур сорау белән сатылуы турында сөйли. Ихтыяҗ даруларның бәяләре арта баруында чагылыш табарга мөмкин. Мондый хәлгә нигезсез юл куелырга тиеш түгел. Район прокуратурасы шул максаттан Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә район даруханәләрендә дәвалау препаратларына бәяләрнең барлыкка килүе өлкәсендәге законнарның үтәлешенә тикшерү үткәрде. Тикшерү күрсәткәнчә, чара барышында район даруханәләрендә кеше тормышы өчен мөһим һәм зарури даруларның бәяләренә карата куелган таләпләрнең нигездә саклана.
Шул ук вакытта дәвалау препаратларының әйләнешенә кагылышлы законнарның үтәлмәве очраклары да билгеле булды. Әйтик, Федераль закон нигезендә ялган, сыйфатсыз һәм оригиналына охшатып ясалган (контрафакт) дарулар сату тыелган. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган кагыйдәләрдә язылганча, файдалану вакыты чыккан дарулар башкаларыннан аерым, махсус бүлеп алынган (карантин) зонада сакланырга тиеш.
Ә шәхси эшмәкәр Ф.Дәүләтханованың даруханә пунктында әлеге кагыйдә үтәлмәгән иде. Мисал өчен, сатуда 2014 елның гыйнвар, март, сентябрь айларында срогы чыккан халогол, адреналин (эпинефрин), истенон дарулары барлыгы билгеле булды. Андый дарулар өчен карантин зона да булдырылмаган. Кагыйдәләр даруларны саклаганда тиешле температура режимы булдыруны һәм кондиционерлар белән җиһазланган булуны да таләп итә. Әлеге таләпләр даруханә пунктында үтәлми: 15-25 градуста тотылырга тиешле прополис төнәтмәсе 12,5 градуста саклана.
Дарулар сатуда җитешсезлеккә шәхси эшмәкәр Ч.Сәетова да юл куйган. Аның даруханәсендә даруларның кешегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә кулланыла торган төрләре юк, ягъни минималь исемлеккә кертелгән дарулар ассортименты тулы түгел иде. Шулай ук бинаның элмә тактасында төп дәүләт теркәве номеры да (ОГРН) язылмаган булып чыкты. Кулланучылар хокукларын бозу факты буенча Ч.Сәетовага Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгече-эксперты административ беркетмә төзеде.
Прокуратура шәхси эшмәкәр И.Шәйдуллин даруханәсендә дә дәвалау препаратларын саклау шартлары үтәлмәвен ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәрләр Ф.Дәүләтханова, Ч.Сәетова, И.Шәйдуллинга закон таләпләрен бозуларга чик кую таләбе белән прокурор тәкъдимнәре кертелде. Моннан тыш Ф.Дәүләтханова даруханәсендә хезмәт законнарын үтәлмәве дә ачыкланып, шәхси эшмәкәргә карата административ эш кузгатылды дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Ләйсән Гаффарова,
район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев