Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз спортчылары ярыштан 5 алтын медаль алып кайттылар

Ноябрь ахырында Казанда 17 район, 5 шәһәр командасы катнашында Татарстан Республикасы инвалидларының II спартакиадасы финал ярышлары узды. Районыбыз спортчылары ярыштан 5 алтын медаль алып кайттылар. Илмир Әхмәтов (Олы Нырты), Зилә Галиуллина (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), - өстәл теннисы, Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Азат Сәмигуллин (Өтернәс) җиңел атлетикада барлык көндәшләреннән өстен чыктылар....

Ноябрь ахырында Казанда 17 район, 5 шәһәр командасы катнашында Татарстан Республикасы инвалидларының II спартакиадасы финал ярышлары узды. Районыбыз спортчылары ярыштан 5 алтын медаль алып кайттылар. Илмир Әхмәтов (Олы Нырты), Зилә Галиуллина (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), - өстәл теннисы, Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Азат Сәмигуллин (Өтернәс) җиңел атлетикада барлык көндәшләреннән өстен чыктылар. Голбол һәм мини футбол командасы, Нияз Шакиров (Шәмәрдән) - җиңел атлетика, Руслан Богданов (Саба) - өстәл теннисы, Лилия Мөхәммәтҗанова (Саба) йөзү буенча көмеш медаль, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз) - җиңел атлетика, Фәнис Төхбәтуллин (Лесхоз) - бочча төрләреннән бронза медаль яулап, гомуми уңышка бар осталыкларын бирделәр. Барлык нәтиҗәләр буенча Мамадыш - I, Саба - II, Азнакай командасы III урыннарны яулап, яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кулыннан Кубоклар алдылар. Инвалидларны шәһәрнең иң яхшы җырчылары, биючеләре җиңүгә рухландырды.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев