Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз укучылары география фәненнән быел БДИ бирми

Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының кайсы фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) бирәчәге билгеле булды. Быел гомуми урта белем бирү мәктәпләрен 216 укучы тәмамлый. Аларның барысы да (4 инвалид баланы да кертеп) рус теленнән имтихан бирәчәк. Ә математика быелдан база һәм профиль вариантларына аерыла. Беренчесен сайлаганнар гуманитар юнәлеш буенча гына укырга...

Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының кайсы фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) бирәчәге билгеле булды. Быел гомуми урта белем бирү мәктәпләрен 216 укучы тәмамлый. Аларның барысы да (4 инвалид баланы да кертеп) рус теленнән имтихан бирәчәк. Ә математика быелдан база һәм профиль вариантларына аерыла. Беренчесен сайлаганнар гуманитар юнәлеш буенча гына укырга керә алалар. База дәрәҗәсендә БДИне - 59 укучы, профиль дәрәҗәсендә 212 укучы бирәчәк. Профиль дәрәҗәсе дә былтыргы БДИдән катлаулы булмас дип ышандыра әлеге проект авторлары. Физиканы -47, химияне -22, информатиканы - 8, биологияне -51, тарихны - 25, инглиз телен (язмача һәм телдән) - 12, җәмгыять белемен 115 укучы сайлаган. Быел татар әдәбиятыннан -3 һәм рус әдәбиятынан 17 укучы имтихан бирәчәк. Ә менә география фәнен бер укучы да сайламаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев