Саба таңнары

Районыбызда иҗат итүче каләм осталары түгәрәк өстәл артына җыелды

Районыбызда бик куанычлы күренеш күзәтелә: китап чыгаручылар ел саен арта бара. Күптән түгел үзәк китапханәдә райондаш­ла­рыбыз иҗатын чагыл­дыр­ган күргәзмәгә Лесхоз­да яшәп иҗат итүче Сәрия Ха­физованың "Күңел гөлләре" дигән шигырьләр китабы өстәлүе моның ачык мисалы булды. Әмма соңгысы түгел. Шушы көннәрдә китапханәдә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә (Гөлнара Мостафина алып барды)...

Районыбызда бик куанычлы күренеш күзәтелә: китап чыгаручылар ел саен арта бара. Күптән түгел үзәк китапханәдә райондаш­ла­рыбыз иҗатын чагыл­дыр­ган күргәзмәгә Лесхоз­да яшәп иҗат итүче Сәрия Ха­физованың "Күңел гөлләре" дигән шигырьләр китабы өстәлүе моның ачык мисалы булды. Әмма соңгысы түгел. Шушы көннәрдә китапханәдә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә (Гөлнара Мостафина алып барды) язучыларыбыз әле китапларының тагын һәм тагын булачагы турында сөйләделәр.

Әлбәттә, китап чыгаруы җиңел түгел. Шуңа күрә, язган хикәя-шигырьләре була торып та, бу эшкә алынмаучылар бар. Әйтик, районыбыз шагыйре Зөфәр Шәйхетдиновның куен дәфтәрләрендә тупланган күпьеллык иҗаты, берничә томлык җыентык булыр иде. "Шигырьләрем өчен әти-әниемә бурычлымын. Әдәбиятка мәхәббәтем алардан башланды. Бүгенге көндә язган шигырьләрем 10 меңнән дә артадыр. Иҗат - гомерлек процесс",- дип сөйләде шагыйрь.

Дүрт китап, популяр җырлар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Зарипов та иҗатка карата фикерен белдерде. Кешегә шундый киңкырлы иҗатның чишмә башы каян икән, дигән сорауга да җавап табылды: татарның яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның әтисе белән Рөстәмнең әнисенең әнисе Гайниҗамал бертуганнар. Димәк, нәселдән, каннан килгән талантын эшкә җигә Шәмәрдәндә яшәп язучы якташыбыз.

"Түгәрәк өстәл"гә үз китапларын куйган Миңнегөл Манихова, Рәйсә Имамиева, Рәйсә Сираҗиева, Габит Фәрхетдинов чыгышларында да мәңгелек серле иҗатның байтак үзенчәлекләре ачылды.

Гомуми тиражы 50 мең данә белән 14 китап чыгарган язучы-публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиевның иҗат кухнясында яңадан-яңа әсәрләр өлгереп тора. Очрашуда ул 620 кечкенә хикәяне үз эченә алган "Саба: елмаюлы тарих" исемле китабына керми калган хикмәтле хәлләрне, яңалары белән тулыландырып, икенче җыентык итеп чыгарачагы турында әйтте. Ул "Саба: елмаюлы тарих-2" дип аталачак. "Хәзер китап укучылар кимеде, дип әйтергә яраталар. Әмма китапханәләр эшчәнлеге моның киресен сөйли. Интернет диюләренә карамастан, китаплар тузан җыеп ятмый, һәр жанрның үз укучысы бар",- диде ул.

Социаль челтәрләр китапны таратуга ярдәм дә итә әле. Ике ел эчендә өч китап чыгарырга өлгергән Гөлсинә Галимуллина бу җәһәттән интернетның булышлыгын күп күрүе турында сөйләде. Кичәге журналистыбыз әле басма продукция дә булырга да өлгермәгән "Карлы миләш тәме" дигән яңа повесть төгәлләве турында социаль челтәргә хәбәр куюга, китапны сорый да башлаганнар.

"Мин исән" дигән тәүге шигырьләр китабыннан соң, Илмира Гыймаева да икенче җыентыгын әзерли. Татар телендә әдәбият укучыларыбыз гына исән булсын. Уйлап карасаң, райондашларыбыз китап чыгарып, үзләре үк телебезне, аның сафлыгын, аһәңен саклауга өлеш кертәләр. Очрашуда татар теленең бүгенге хәле турында да сүз кузгатылды. Тәлгат Нәҗмиев фикеренчә, китап язу тел, стилистика өлкәсендә туктаусыз эшләүне сорый.

-Әгәр текстта янәшәдә торган 3-4 җөмләдә бер үк сүзләр кабатлана икән, бу инде әдәби яктан бик сыек дигән сүз. Халкыбыз телгә бай, фольклорыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә матур. Ишеткәннәремне аерым дәфтәргә теркәп-җыйнап барам, Менә шул мәкальләр, әйтемнәр, кыска мәзәк хәлләр, гомумән "йомры" һәм "мөгезле" сүзләр иҗатымда зур булышлык итә. Кайберәүләр телең матур диләр. Аның өчен үз өстеңдә эшләргә, фәннең стилистика дигән өлешен күңелең белән тоемларга кирәк. Гомумән, иҗат кешеләренең җөмләсе башкаларныкыннан ниндидер хикмәтле ягы белән аерылып тора. Әйтик, "Сандугачлар оя ясый" дигән җөмләне әдип кеше "Сандугачлар оя ясый алмагачның ботагының тишеге эченә" дип язарга тиештер.

Тел - ул тәрбия коралы да, - диде язучы.

-Туган тел гаиләдән башлана. Ә телевизорны ачсаң, кайбер әти-әниләрнең моңа әһәмият бирмәгәнлекләрен сизәсең. Үзе татарча тапшыру, ә сөйләшү - рус телендә. Ичмасам, ятлап сөйләсеннәр иде,- диде И.Гыймаева.

- Безнең Шәмәрдәндә "һ" хәрефе юкка чыкты. "Шә­хәр", "Хава" дип сөйләшәләр. Урам исемнәре дә дөрес язылмый. Центральная урамы "Центр урамы" дип кенә тәрҗемә ителә,- дип өстәде Рөстәм Зарипов.

Шулай да китапханә директоры Гөлсем Батыр­ханованың әйтүенчә, туксанынчы елларда татарча шигырь сөйләргә оялган балалар бүген туган теле белән горурлана. Үз телендә курыкмыйча сөйләшүче буын үскән. Милләтебезгә Әбрар Кәримуллин кебек шәхес биргән районда ул шулай булырга тиеш тә. Татарларда кулъязма һәм басма китап тарихын өйрәнгән якташыбыз тел турында гаҗәеп сүзләр язып калдырган. Очрашуда язучыларны бүләкләү өчен Әбрар Кәримуллин исемендәге премия булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: