Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүче бүләген алды

Кичә редакциябездә күңелле вакыйга булды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  әзерләнгән “Кроссвордны чиш!” (газетабызда 19  февраль санында дөнья күрде) конкурсы җиңүчесе, Югары Симет  авылыннан Гөлназ Имамиеваны чакырып тәбрикләдек.

  Ул кроссвордка дөрес һәм төгәл җавапларны иң беренче булып язып җибәрде. Мәктәптә математика фәненнән белем бирүче  өч бала әнисе  Гөлназ  сканвордлар һәм төрле башваткычлар чишү белән күптәннән мавыга икән. Өйләренә күпсанлы газета-журналлар алдыралар, балалары да “Сабантуй”, “Ялкын” журналларын яратып укыйлар. “Саба таңнары”нда чыккан кроссворд җавапларын табу да әллә ни авыр булмады. Сабада гасыр башында бай балаларын җәдит ысулы белән укыткан абыстайның исемен белү өчен генә  шактый эзләнергә туры килде. Таптым анысын да. Тәлгат Нәҗмиевның “Яшә, Саба-йорт!” китабы ярдәмгә килде”,– ди ул ихлас елмаеп. Гөлназның редакциябезгә бүләкләнүгә дүртенче килүе. Моннан берничә ел элек подписка чорында редакциябез уйнаткан лотерея җиңүчесе булган иде, “Татмедиа” үткәргәнендә дә бүләк отты, узган ел да “Кроссвордны чиш!” бәйгесе призеры буларак тәбрикләнде. Бу җиңүе дә соңгысы булмасын дип  телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев