Саба таңнары

Ренат Ибраһимов: Гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз

Россия һәм Татарстанның халык артисты телевизордан яңгыраган татар җырлары авылча булса да, телне сакларга булыша, ди.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов журналистлар белән очрашты.

Алар матбугат әһелләренә “Домой” җырына төшерелгән мультфильм тәкъдим итте. Очрашу вакытында Ренат Ибраһимов тарафыннан язылган китаплар турында да мәгълүмат бирелде.

Пресс-конференция с Ренатом Ибрагимовым

“Домой” җырын Бөек Җиңү көне уңаеннан иҗат иткән идем, - ди Ренат Ибраһимов. – Башта музыкаль-анимацион проектны “Ай-былбылым” җырына эшләргә дигән теләк бар иде. Ләкин “Домой” әсәренә тукталдык. Киләчәктә тулы метражлы мюзикл эшләргә ниятләдек. Бу җыр һәм башка татар телендә башкарылачак җырлар да анимацион мюзиклда урын алыр дип уйлыйм. Гади клиплар туйдырды, күңел ниндидер үзгә проектлар таләп итә”.

Матбугат конференциясендә алты республиканың халык артисты исемен йөртүче Ренат Ибраһимов 1970 елларда тормышка ашмый калган проектлары хакында да бәян итте. Мәсәлән, ул борынгы Болгар уен кораллары яңгыраган “Болгар” ансамбле оештырырга теләгән. Ләкин ул заманнарда ансамбльне “Болгар” дип атарга ризалык бирмәгәннәр.

Пресс-конференция с Ренатом Ибрагимовым

Җырчы татар теленә нисбәтле фикерен дә белдереп узды.

“Без гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Хатыным татарча яхшы белә, балаларым да татарча аңлый. Онытылып рус теленә күчкән чаклар да була. Безнең өйдә бабай да, әби дә яши, күбрәк әби татарча сөйләшә. Хатыныма да татарча гына сөйләш, дим. Балаларым татарча аңлый, ләкин татарча бик сөйләшмиләр, кайбер сүзләрне әйтәләр. Өебездә татарча җырлар еш яңгырый. Әби ТНВны кабызып җырлар тыңларга ярата. Минем бер-ике җырдан соң түземлегем бетә, аларның дәрәҗәсе авылча, бик үзешчән. Ләкин җырлар телне сакларга булыша”.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 11 декабря 2017 в 13:09
    Татар егетләре базар уртасында "Күбәләк"не өздерә!
  • 10 декабря 2017 в 08:37
    ЭЛВИН ГРЕЙ УФАДА СТАДИОН ҖЫЙГАН
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 9 декабря 2017 в 10:31
    «Раян» төркеме җырчысы Азат Адиевны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр.
    671
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 10:41
    Айгөл Бариева бәби алып кайтачак? Айгөл Бариева Яңа елда үзен нәрсә көтүе турында язды.
    537
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 16:11
    “Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады” Балтач районының Ленин урамыннан Рәмзия Муллагалиева “Зарлы телефон”га: “3 август көнне су үткәргече уздырганда, үги әтием туфрак астында калып, гомере өзелде. Алар әнием Гөлсәминә Гаффарова белән язылышмыйча гына унбиш ел бергә яшәделәр. Беренче никахыннан улы бар, үги әти аңа унсигез яше тулганчы алимент түләде. Хәзер аны әтинең фатирына дәгъва итә, диләр. Әни I төркем инвалид сеңлесе белән шунда пропискада, шунда яшиләр. Улы торакны үзенә алса, әни авыру туганы белән урамда калачак. Әни үзе дә дүрт мәртәбә инсульт кичерде”, – дип шалтыраткан иде.
    427
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 12:30
    "БАЛАЛАРЫМНЫ ТАБАЧАГЫМА ЫШАНАМ!" - ЧАЛЛЫДА ЯШЬ ХАНЫМ ДҮРТ АЙ БУЕ ҮЗЕНЕҢ БАЛАЛАРЫН ЭЗЛИ Мила инде дүртенче ай үзенең кечкенә балаларын кайтарырга тели. Ләкин барысы да файдасыз: ире аннан кача һәм кызлары белән аралашырга рөхсәт бирми.
    408
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 11:42
    Россиядә беренче һәм икенче балага түләнгән айлык акчаның күләме билгеле булды Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
    367
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 22:31
    Саба мәдәният йортында “Ай күлгә сыенганда” спектакле премьерасын тәкъдим иттеләр Бүген Саба мәдәният йорты театр коллективы язучы Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” повесте буенча режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын күрсәтте.
    362
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 16:18
    Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган 8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
    325
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 09:31
    Антында торучы ата Арча районының Иске Кенәр авылында гомер итүче Габделхәй Ситдыйков – өч баласына әни дә, әти дә. Моннан сигез ел элек хатыны үлеп киткәч, ул балаларын аякка бастыру өчен кулдан килгәнне эшләргә сүз бирә. Һәм гомере буе шул вәгъдәсенә тугры кала да.
    314
    0
    2