Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РЭПЕР НИЯЗ ИНГЛИЗЧӘ ҖЫРЛАР ЯЗА

Их, кайсы гына яшүсмер малайның сәхнәгә менеп, рэп башкарасы килми икән?! Snoop Dogg, Эминем, Jay-Z, Lil Wayne кебек тамашачылар мәхәббәтен яулау рэп белән җенләнгән һәр егетнең теләгедер. Зур хыялга бәләкәй адымнар белән диләр бит. Казанның 11нче татар гимназиясенең 8 сыйныфында укучы Нияз Мәгъсүтов та үз максатына таба вак-вак адымнар белән алга атлый.

Егет рэп юнәлешендәге җырларны инде 9 яшеннән үк тыңлый башлаган. Ул вакытта “Mobb Deep” төркеменә мөкиббән китә ул. Аларның «Shook ones» җырын ишеткәч, рэп белән тагын да ныграк кызыксына башлый.

– Чынлыкта, миңа музыканың бу стиле бик ошый. Хәзер инде миңа 15 яшь. Инде 6 ел дәвамында шушы стильгә хыянәт итмим, яратып тыңлыйм. Ә үзем бары тик 13 яшьтән генә рэп текстлары яза һәм аларны башкара башладым. Рус телендә дә, инглиз телендә дә композицияләрем бар, – ди Нияз.

Барысы да бер вакыйгадан башлана. Ниязның рус телендә язылган рэп тексты була. Ул аны инглиз теленә тәрҗемә итәргә тели. Ул вакыттагы рэп текстлары грамматика ягыннан да бик үк дөрес булмый. Интернетта инглиз телендәге фразеологизмнар да эзләп башын вата әле ул. Инглиз телендәге рэп текстлары кызыклырак, эчтәлеклерәк, сурәтләү ягыннан бай булсын өчен нык тырыша ул. Чит телдә рэп иҗат итсә дә, Нияз үзен бу телне бик яхшы дәрәҗәдә беләм, дип санамый. Хәзер аның инглиз телен белүе Intermediate дәрәҗәсендә. Ул аны тагын да камилләштерергә, тел байлыгын арттырырга тели. Ләкин шулай да инглиз теле укытучысына текстларын тикшертү өчен мөрәҗәгать иткәне булмаган.

Хәзер аның мини-альбомы да бар. Анда Ниязның 4 җыры кергән. Егет махсус рәвештә студияләргә барып, рэп яздырмый. Барысын да өй шартларында эшли. Конденсаторлы микрофоны ярдәмендә ул композицияләрен үзе яздыра. Нияз әзер музыкага интернетта йөргән минусовкаларга берәр текст туры китерә. Шулай итеп, махсус рәвештә илһам килгәнен көтеп утырмый. Аның фикеренчә, сыйфатлы рэп текстларын язу өчен тырышлык кына кирәк.

Ниязның күп кенә җырлары мәхәббәткә багышланган. Мисал өчен, алар арасында элек аңа охшаган кызга багышланганы да бар. Ул инглиз телендә, җавапсыз мәхәббәт турында. Соңгы вакытларда язылган рэп текстларыннан ул үзенең «Тени» дигән рэп композициясен атый. «Минемчә, хәзер күп кешеләр гадәти тормышта “битлек” киеп йөри. Минем аудиториям кечкенә булса да, ул бар. Тыңлаучыларым арасында күбесенчә сыйныфташларым, дусларым. Хәзерге вакытта минем чыгышларым сирәгәйде. Ләкин элек мин «Корстон»да, төрле рэп-тусовкаларда чыгыш ясый идем», – ди Нияз.

Хәзерге вакытта рэперлар арасында рэп-баттлар бик популяр. Тик Нияз аларда катнашмый. Рэп язу егеткә төрле темаларга карата үз фикере белән бүлешү мөмкинлеген бирә. Киләчәктә дә Нияз рэп юнәлешен ташларга җыенмый. Киләчәктә моннан ни килеп чыгасын белмәсә дә, аңа тугъры булачагын төгәл әйтә ала. Әлегә аның төп максаты – зур аудитория тыңлаулаучылар яулау түгел. Ул рэп текстларын тагын да сыйфатлырак итү, халыкка тагын да үтемлерәк итеп җиткерү өстендә эшли. Шулай ук ул гитарада уйнарга да өйрәнә.

Бүген аның барлыгы рус телендәге 2 һәм инглиз телендәге 5 рэп композициясе бар. Нияз үзенең кумирлары итеп «Nirvana» төркемен һәм Эминемны саный. Мисал өчен, «Nirvana» төркеменең музыкасы лаунж музыкасының драйвлы рок музыка белән катыштырулары ошый аңа.

Егет үзенең рэп белән шөгыльләнгәнен әти-әниләреннән яшерми. Алар үзләре дә улларының иҗатлары белән танышып бара, һәрьяклап ярдәм итә, бер дә тәнкыйтьләми икән.


Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X