Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика клиник хастаханәсе авыру туганнарына реанимациягә керергә рөхсәт итүне хуплый

РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте. Республика клиник хастаханәсе реанимациядә пациент янына туганнарын кертергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.

“Без “Каршылыксыз ачык реанимация” концепциясен хуплыйбыз. Россиядә бер генә норматив акт та пациентның туганнарына һәм якын кешеләренә реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә керүне тыймый. 2009 елда ук реанимациядә көн саен пациент янына керергә рөхсәт итүче эчке беркетмә төзедек. 2018 елдан көн дәвамында пациентлар белән күрешү өчен берничә вакытлы зона бүлеп бирдек. Туганнарына берникадәр өйрәткәннән соң, авыр хәлдәге пациентларны карарга рөхсәт иттек”, - дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев.

Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, реанимациядә туганнар булу, пациент сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев