Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасына беренче пациентлар килде

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы кичә тантаналы төстә ачылды.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына пациентлар килә башлады. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мин сезгә пациентларның төгәл санын әйтмим, әмма анда пациентлар бар», — диде ул.

Шунысын да искәртик: кичә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко татарстанлылар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланачак урын белән танышты.

Татарстанның яңа медицина үзәге турында Sntat порталында тулырак укырга мөмкин. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев