Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Республика йөзләре» циклында беренче күргәзмә Минтимер Шәймиевкә багышлана

Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылачак күргәзмәдә архивтагы сирәк материаллар, Шәймиевнең шәхси архивындагы видео- һәм фотоматериаллар була.

2021 елда «Россия – минем тарих» мультимедиа паркы Татарстан Республикасының оешуы һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган «Республика йөзләре» дигән күргәзмәләр циклын башлый. Беренче күргәзмә Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышлана.

Күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулу турында. Минтимер Шәймиев әлеге вазифага 1991 елның 12 июнендә кереште. Паркның 26 залында һәм 133 проекцион экранда республиканың өр-яңа тарихында Шәймиев катнашында булган мөһим вакыйгалар турында фото һәм видеокадрлар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

Шулай ук «Яңарыш» Республика фонды (Минтимер Шәймиев – аның Попечительләр Советы рәисе) проектлары да тәкъдим ителәчәк. Минтимер Шәймиевнең шәхси архивыннан алынган видео- һәм фотоматериаллар да күргәзмәгә куела.

Күргәзмә Минтимер Шәймиевнең туган көнендә – 2021 елның 20 гыйнварында 9.00 сәгатьтә «Россия – минем тарих» Мультимедиа паркының беренче павильонында ачыла.

Парк 2017 елда федераль проект буларак ачылды, ул РФ Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.. үргәзмә ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика фонды ярдәмендә үткәрелә. 

Фото: Регина Гомәрова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев