Саба таңнары

Балалар бакчасы чыгымнары тагын артачак, уртача түләүдән кайтарыла торган 20, 50, 70 процент cубсидияләр сакланачак

Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары тагын артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Әлбәттә, бәяләр артуы белән мәктәпкәчә тәрбиянең сыйфаты дә күтәрелергә тиеш. Бу хакта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Балалар бакчаларын - балаларга" федераль проекты кысаларында "Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү мониторингы һәм...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары тагын артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Әлбәттә, бәяләр артуы белән мәктәпкәчә тәрбиянең сыйфаты дә күтәрелергә тиеш. Бу хакта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Балалар бакчаларын - балаларга" федераль проекты кысаларында "Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү мониторингы һәм ата-аналардан балалары бакчага йөргән өчен алына торган түләүләр" темасына үткәрелгән ви­део­конференциядә дә сөй­ләштеләр. Хәзер бердәм­россиялеләр тәкъдиме белән 17 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр төбәкләрнең башлангыч оешмаларында мәгариф идарәләре белгечләре катнашында шушы мәсьәләгә кагылышлы "Түгәрәк өстәл"ләр, дискуссияләр оештырыла. Партиянең Саба җирле бүлекчәсе район үзәгендәге балалар бакчалары мөдирләре, ата-ана комитетлары җитәкчеләре катнашында әлеге сөйләшүне Балалар иҗат үзәгендә үткәрде. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүдә дәүләт сәясәте, партия тоткан курс мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Луиза Гомәрова чыгышында яктыртылды. Әйтик, Татарстанда 2013 елда 27 балалар бакчасы төзелгән, 24 бина ремонтланган. Районыбызда быел "Шоколад" бакчасы ачылды, Шәмәрдәндә "Теремок" бакчасы ремонтланганнан соң, анда 140 бала йөрер дип көтелә. Урыннар әлегә җитми. Хәзер 7 яшькә кадәргеләрнең 86 проценты гына бакчага йөри. Бер-өч яшьлек сабые булган 114 ана чиратта тора. Моннан тыш 7 яшькә кадәрге 12 бала хәзергә өйдә тәрбияләнә, тагын 5 ата-ана бакчаны алыштыру өчен чиратта тора. Билгеле булганча, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендәге урыннар ана капиталы программасы кергәннән соң җитми башлаган иде. Инде демографик вәзгыять яхшырды дигәндә генә, бакча өчен түләүләрнең артуы ил күләмендә гаиләне планлаштыруга янә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Методист әйтүенчә, бәяләрнең күтәрелүе бакчада балалар туклануы чыгымнары, хезмәт хакларының артуы белән аңлатыла. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген финанслау нормативлары Саба муниципаль районы башкарма комитетының 1220-n санлы (10.11.2014 ел) карары белән дә расланды. Шулай итеп, 1-3 яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртүче ата-аналар 1 гыйнвардан - 2569 сум, 3-7 яшьтәге бала өчен айга 2563 сум түлиячәк. Нәни авырган яки башка сәбәпләр аркасында бакчага йөрмәгән очракта, 1-3 яшькә кадәргеләрне ашатуга тотылган 316 сум, 3-7 яшьлекләргә 408 сум күләмендәге чыгымнар гына киметелә. Димәк, бала ай буе йөрмәгән очракта да, ата-ана 2569 һәм 2563 сумны барыбер түли. Кертемнең артуы былтыргысы белән чагыштырганда зур түгел кебек һәм бакча чыгымнарының 27 процентын гына тәшкил итә.

Шуның өстенә былтыр кертелгән өстәмә компен­сацияләр дә ата-аналар хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә ала. Уртача түләүдән кайтарыла торган беренче балага 20 процент, икенча балага 50 процент, өченчесенә - 70 процент күләмендә түләнә торган cубсидияләр дә саклана. Шулай ук халыкның аз керемле өлешенә ярдәм күрсәтү өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары белән расланган өстәмә компенсация түләү тәртибе дә үзгәрешсез калачак. Анысы гаиләдәге бер кешегә туры килгән керем 20 мең сумнан ким булган очракта түләнә. Керем аз булган саен компенсация дә күбрәк. "Әйтик, җан башына керем 10 мең сумнан ким булганда, бер баласын 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән ата-анага 2563 сум күләмендә түләгән акчасының 1025 сумы кире кайтарыла"- дип аңлатты Л.Гомәрова. Ничек кенә булмасын, киңәшмәдә бәяләр артуына ризасызлык белдерүче ана табылмады.

Әлбәттә, киңәшмәдә сөйлә­шү түләүләргә генә кайтып калмады. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре эшчәнлегенең башка яклары да кузгатылды. Киңәшмәгә бакчада татар телен өйрәтүгә игътибар күбрәк булырга тиешлеге турында дөрес уйлаучылар да килгән иде. Аналар әлеге фикерне куәтләп, рус теле аралашу чарасы булган бакчаларда сөйләм теле ни татарча, ни урысча формалашмаган бакчалар чыгуына борчылу белдерде. Бакча мөдирләре кайбер төр азыкларны ашарга ярамаган нәниләр өчен коррекцияле төркемнәр булдыру турында да сүз кузгатты. Ә, иң мөһиме, бакчаларда балаларны мөстәкыйльлеккә әзерләү. Моның өчен финанс чыгымнары соралмый дип беләм.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: