Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада Бөек Ватан сугышында Совет Армиясе җиңүенең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья онлайн-акциясе старт ала

Саба районында яшәүчеләрне әлеге онлайн-акциягә кушылырга чакырабыз! Социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья хештыгы белән үз героегыз турында сөйләгез.

Акция республикабызда   2024 елның 22 апрель – 9 май көннәрендә уза. Аның кысаларында Татарстанда яшәүчеләр үзләренең социаль аккаунтларында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан гаилә геройларының фотоларын урнаштырып, батырлыкларын, аларның сугыш яки тылдагы тарихи юлларын яктыртырга тиеш. Язмалар хәрбиләр һәм тыл хезмәткәрләре турында да булырга мөмкин. Иң мөһиме язма астына  #МойГеройМояСемья хештегын куярга онытмаска кирәк.

  Геройларның тарихлары безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә дә урнаштырылачак. Язмагызны социаль челтәргә куйганнан соң, аның сылтамасын ВКонтактедагы Саба таңнары аккаунтына яки sabatannar@rambler.ru почтасына юллагыз. Без сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез.

Әлеге акция икенче ел рәттән үлемсез полкның онлайн-йөрешенә бәйләп оештырыла.

Флешмоб вакытында  Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихлары  республика массакүләм матбугат чараларында  даими яктыртылып барачак.

 2023 елда  #МойГеройМояСемья акциясендә ВКонтакте челтәре аша 700 дән артык татарстанлы катнашты. Быел әлеге акция барлык социаль челтәрләрдә алып барылачак. 2024 елда әлеге флешмобта Татарстанның танылган шәхесләре дә катнашачак дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев