Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм ифтарда катнашучылар намаз укырга әзерләнә

Татарстан мөфтие ураза өчен әҗерләр бирелүен, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл күпкә тапкырлануын искәртте.

Бүген Казанда VII Республикакүләм ифтар уза. Бу минутларда халык мәйданга намаз укырга төшә.

Халык саны буенча быел яңа рекорд куелды: авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән намаз уку өчен “намазлык” 15 мең кешегә җәелде. Ифтар ашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Намаздан соң ифтар вакыты җиткәч, волонтерлар халыкны ифтар ашына озатачак.

Ифтар, гадәттәгечә, Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары республика мәҗлесендә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.

"Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).

Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана", - диде ул.

Ифтар программасында шулай ук республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның вәгазьләре дә бар иде. Танылган дин әһелләренең чыгышлары «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев