Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм VI ифтарда дөньякүләм рекорд куелды

Республикакүләм VI ифтарда 4 меңгә якын хатын-кыз катнашты.

Бүген Казанның теннис академиясендә VI республика ифтарын ың икенче көне уздырылды. Чара, башка еллардагылардан аермалы буларак, ике көнгә бүленде. Оештыручыларның карары белән кичә ул ир-атлар, 27 май көнне - хатын-кызлар өчен үтте.

Быел Республикакүләм VI ифтарда дөньякүләм рекорд куелды, барлыгы - 4 меңгә якын хатын-кыз катнашты.

"Бүген 4 меңгә якын хатын-кыз җыелды. Башка елларда аларның саны кимрәк иде. Гиннес рекордлар китабына кермәсәк тә, бу дөньякүләм дәрәҗәдәге рекорд. Мөселман хатын-кызларының мондый зур күләмдә, бер урында җыелганнары булмады. Әле аларның саны тагын да күп булыр иде, кызганыч, барысын да сыйдырып бетерергә урын юк. Икенче елга бу хакта уйлап бетерербез, инде сөйләшүләр алып барабыз", - диде Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең вице президенты Рафыйк Абдрахманов.

Республика ифтарына Татарстан Республикасы хатын-кызларыннан күренекле җитәкчеләр, җәмәгать, сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре, мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм башка рәсми даирәләр, төрле төбәкләрдән кунаклар килде. Шулай ук мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр катнашты.

Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова ифтарда волонтер буларак яшьләрнең актив катнашуын билгеләп узды. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны бирү һәм ифтардан соң җыештыру өчен 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 326 волонтер җәлеп ителгән.

Ифтар кунакларының байтак өлеше - республика районнарыннан килүче мөслимәләр. Районнардан делегацияләрне Казанның спорт бинасына махсус оештырылган транспортта 18.00 сәгатьтә алып килделәр. Авыз ачу мәҗлесе башланыр алдыннан килгән кунаклар Рамазан аеның бәрәкәте турында вәгазьләр, тере тавыш белән башкарылган нәшидләр һәм мөнәҗәтләр тыңлады. Шулай ук мөслимәләр хозурына мөселман модасы күрсәтелде.

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештырды.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев