Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Республиканың бер районында 88 яшьлек әбине куркытып, 740 мең сум акчасын алганнар

Мошенниклар капкынына эләгүдән сак бул!

  Зәй районы эчке эшләр бүлегенә 88 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. Ул 740 мең сум акчасын мошенникларга биргән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

  Аның телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә банкта счет ачылганын, аннан Украинага акчалар күчерелә дип куркыта. Аннары билгесез кеше аңа зыян күрүчене шикләнелүче статусыннан зыян күрүче статусына күчерү өчен банк күзәтчелеге комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

  Шалтыратучы әбидән банкларда счетың яки кулда акчаң бармы, дип кызыксына. Әби өендә 740000 сум акчасы булуын әйтә. Билгесез кеше аңа тикшерү киләчәген һәм фатирындагы акчаларны алмау өчен декларацияләргә кирәк дип белдерә. Аннары тагын әбигә шалтыратып, аның янына машина йөртүче киләчәген, аңа 740 мең сум акчаны бирергә кирәк, акчаны курткага куеп, аннары үтә күренмәле булмаган пакетка салырга һәм өстенә банкалар салырга гына кирәк, ди. Әби подъезддан чыккач, подъезд каршында ак төстәге автомобиль торганын күрә һәм аның йөртүчесенә пакетны бирә.

 «Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, аны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», - дип хәбәр итәләр полициядән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zaida-88-yaslek-abine-kurkytyp-740-men-sum-akcasyn-algannar-5911108

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев