Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резедә Сәләхова: «Мәхәббәт ул – рәхмәтле булу»

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. - Мәхәббәт ул - яныңда булган кешегә рәхмәтле булу. Ә гаиләдә сөйгәнеңне бәхетле итәргә тырышу. Артем белән...

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык.

- Мәхәббәт ул - яныңда булган кешегә рәхмәтле булу. Ә гаиләдә сөйгәнеңне бәхетле итәргә тырышу. Артем белән беренче тапкыр күрешкәндә, миңа - 14, аңа 15 яшь иде. Әлбәттә, кечкенә буйлы, җирән чәчле, сипкелле Артем минем идеалым булмады. Ә ул миңа хисләрен шунда ук аңлатты. Инде дүрт ел бергә укып, аннан ике ел бергә эшләгәннән соң гына кавыштык. Өйләнешүебезгә - 1,5 ел. Шушы вакыт эчендә Артем да бик үзгәрде, егетләр төсмере керде. Үзен сәләтле актер буларак танытты. Гаиләсе өчен үлеп торуы, бигрәк тә әнисенә карата мөнәсәбәте мине аңа гашыйк итте дә куйды.
Очрашып йөрү - бер, ә ир белән хатын булып яшәү бөтенләй икенче нәрсә. Бергә тора башлагач аңладым - икебез ике планета кешеләре икәнбез бит без. Гаилә тормышы бер-беребезне ишетергә, башкаларның фикеренә колак салырга өйрәтте. Хәзер ул - минемчә, мин аныңча яшәргә тырышам.


Алисә Сабирова

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев