Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады

Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен хуплады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы хуплаган. Бу хакта “Татар-информ”га “ "Туган телләрне гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри өлешендә саклау өчен” инициатива төркеме әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

  • Апрельдә Татарстан парламенты телләрне ихтыяри өйрәнү закон проекты буенча Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать кабул итте.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россиянең барлык халыклары өчен туган телләрне гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри өлешендә өйрәнү хокукы сакланырга тиеш, шулай ук федераль дәүләт мәгариф стандартларында аларны укытуның мәҗбүрилеген билгеләп, республика дәүләт телләрен укыту һәм өйрәтүне оештырудагы билгесезлекне бетерергә кирәк дип исәпли”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Татарстан парламентының Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплады.

Айрат Фәйзрахманов Россиянең тагын ике төбәге - Алтай һәм Саха Республикасы (Якутия) әлеге мәсьәләдә Татарстанны хупларга ниятли, дип әйтте. “Әлегә рәсми документлар юк”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Айрат Фәйзрахманов Россия Федерациясенең төрле халык вәкилләре туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты уңаеннан зур ризасызлык белдерүен әйтте.

  • Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады.

 

Фото: http://gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X