Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Юстиция министрлыгында артык тизлек өчен штрафларны арттырырга тәкъдим иттеләр

Моннан тыш, яңа проект тупланма система кертергә тәкъдим итә: өч тупас хокук бозу очрагында машина йөртүчене хокуктан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

РФ Юстиция министрлыгы Административ хокук бозулар турында яңа кодекс проектын бастырды, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, тизлекне сәгатенә 20дән 40 чакрымга кадәр арттырган өчен штрафны 500 сумнан өч мең сумга кадәр арттыру, 40тан 60 чакрымга арткан очракта дүрт мең сум штраф салу күздә тотыла.

Әгәр хокук бозучы тизлекне сәгатенә 60 чакрымга арттырса, аңа биш мең сум штраф яки дүрт айдан ярты елга кадәр хокуктан мәхрүм итү яный.

Хокук бозучы тизлекне яңадан сәгатенә 40 чакрымга һәм аннан югарырак арттырган очракта, аны ун меңгә штрафка тартырга һәм бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Министрлыкта медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен штрафларны 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу очракта да шоферга өч ел дәвамында руль артына утыруны тыя алалар.

Яңа проект закон бозуларның тупланма системасын кертергә тәкъдим итә. Мәсәлән, әгәр дә ул светофорның кызыл утына, каршы як хәрәкәт юлына чыкса, тизлекне 60 һәм аннан да күбрәк чакрымга арттырса, хәрәкәт тыелган урында борылыш ясаса яки артка хәрәкәт итсә, өстенлек булган машинага юл бирмәсә ел ярымга машина йөртүченең хокукларын алырга мөмкиннәр.

Тимер юл кичүләрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү дә шулай ук тупас хокук бозу санала. Камералар теркәгән кагыйдә бозулар җыю системасында исәпкә алынмаячак.

Фото: архив tatar-inform

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев