Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның сайлауларга әзерлеген уңай бәяләде

Республикада бер үк вакытта ТР Президентын һәм муниципаль депутатларны, шулай ук, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды.

Татарстан сайлауларга җитди әзерләнде. Мондый фикерне РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белдерде, РФ Үзәк сайлау комиссиясе эфирында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында чыгыш ясаганда.

"Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Эш җитди башкарылган. Процесс барышында, шулай ук, яңалыклар кертеләчәк. Сайлауларның ничек узачагын караячакбыз", - диде ул.

Бүген Татарстанда ТР Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар, шулай ук, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды. Барлык сайлау участокларында килүчеләргә битлек һәм перчаткалар тараталар, шулай ук, температураны үлчиләр. Моннан тыш, Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын барлык авырулардан 500 мең сумга иминиятләштерделәр, шул исәптән Covid-19 коронавирсыннан да.

"Комиссиянең барлык әгъзалары, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яки участок сайлау комиссиясе әгъзасы булуга карамастан, иминиятләштерелгән", - дип билгеләп үтте Кондратьев.

Фото: Архив Татар-информ

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев