Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт, барысы өчен дә рәхмәт сезгә

Юбилейлар, юбилейлар... Гомер юлында иң истәлекле бәйрәмнәрнең берседер ул, мөгаен. Белем биргән йортым - Эзмә гомуми белем бирү мәктәбенең 80 еллык юбилееннан соң, мин моңа тагын да ныграк инандым. Мәктәп 18 октябрьдә ветеран укытучыларын һәм хезмәткәрләрен, барлык укучыларын мәртәбәле кунак итеп үзенә җыйды. Күпме сулар аккан, никадәрле еллар артта калган,...

Юбилейлар, юбилейлар... Гомер юлында иң истәлекле бәйрәмнәрнең берседер ул, мөгаен. Белем биргән йортым - Эзмә гомуми белем бирү мәктәбенең 80 еллык юбилееннан соң, мин моңа тагын да ныграк инандым. Мәктәп 18 октябрьдә ветеран укытучыларын һәм хезмәткәрләрен, барлык укучыларын мәртәбәле кунак итеп үзенә җыйды. Күпме сулар аккан, никадәрле еллар артта калган, чәчләргә дә ак бәсләр кунарга өлгергән... Ә күңел, һаман да яшь, һаман да унсигездә. Мин кабат горурланып сөйләрлек якташларым, ныклы белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле укытучыларым, мөстәкыйль тормышка канат куеп очырган остазларым, шаян һәм шук классташларым белән очраштым. Очрашу тәэсиреннән туган хисләрне язып кына аңлатырлык та түгел. Безне шундый гҗәеп бәйрәмгә чакырганнары өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Туган ягым һәм авылдашларымны сагынганда, укытучыларым һәм классташларымны искә алганда, балачагыма кайтканда мин һәрвакыт татлы мизгелләр кичерәм. Бу кичәдә мин нәкъ шул гүзәл мизгел белән очраштым. Мәктәп буйлап сәяхәт кылгааннан соң, шуны аңладым: мәктәбебезнең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге матур һәм бай икән. Чөнки ул белемле, тәрбияле, туган илен һәм туган телен ихластан яратучы шәхесләр тәрбияли.

Хөрмәтле укытучыларым! Сезнең һәркайсыгызга ихластан зур рәхмәт. Сез безгә ныклы белем һәм тәрбия генә биреп калмадыгыз, һөнәр сайлаганда, төпле киңәшләрегез белән дөрес юл күрсәтпеп, изге фатихагызны да бирдегез. Белем йортыбыз исә матур бер гөлбакчага әйләнгән. Аны заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткергәннәре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, мәктәп директоры Айнур Нургали улына Шәймәрдановка һәм коллективына чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәхетле гомерләр һәм кабаттан күңелле очрашулар телим.

1978 елгы чыгарылыш укучысы, Түбән Кама "Нефтихим" җәмгыятенең баш бухгалтеры Илфар Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев