Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт укып яшибез

Олы Нырты авылында кайчандыр совхоз директоры булып, бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләүче Гафур Хәсәншин эшләде. Ул эшләгән елларда авылыбызда аның ярдәме белән мәчет үз ишекләрен ачты. Алай гына да түгел, ул хөрмәтле кеше авылыбызга күпер дә эшләтте. Күпердән йөргән саен аңа рәхмәт укыйбыз. Мәчетебез ачылгач...

Олы Нырты авылында кайчандыр совхоз директоры булып, бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләүче Гафур Хәсәншин эшләде. Ул эшләгән елларда авылыбызда аның ярдәме белән мәчет үз ишекләрен ачты. Алай гына да түгел, ул хөрмәтле кеше авылыбызга күпер дә эшләтте. Күпердән йөргән саен аңа рәхмәт укыйбыз. Мәчетебез ачылгач имам вазыйфасын башкарырга бер тавыштан Мансур Арикеевны сайлап куйдык. Безнең ышанычны аклады Мансур. Ул укыган вәгазьләрне тыңлаганда күзләрдән яшь тамчылары өзелми, дүрт-биш авыл кешесен соңгы юлга озатырга да күп көчен куя. Җәмәгате Розалия белән ике ул бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Шөкер, абыстайга да мохтаҗлыгыбыз юк. Мәрьям апабыз Коръән укып, барыбызны таң калдыра. Аңа хәзер 81 яшь. Улы Хәйдәр белән килене Энҗе тәрбиясендә яши. Имамыбыз Мансур абый белән Мәрьям апага тыныч тормыш, саулык-сәламәтлек телибез.

Рәйсә Нәбиуллина.
Олы Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев