Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Фәттахов: "Мәдинәм" җырына авторлык хокуклары бездә иде. Артур Шөгәепов белән килешү төзедек. Хәзер бу җыр - Артурныкы"

Яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты Артур Шөгәеповны халыкка таныткан җыр - әлбәттә, “Мәдинәм” булды. Киләчәктә дә ул аны бернинди чикләүләрсез җырлый алачак. Бу хакта Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белдерде. Артур зур сәхнәдә беренче адымнарын нәкъ менә продюсер Рифат Фәттахов җитәкчелегендә ясады да инде

- Без Артур белән уйлашып, киңәшләшеп, дустанә мөнәсәбәттә аерылыштык, - диде Рифат Фәттахов. – Безнең арада бернинди хәл ителмәгән мәсьәләләр калмады һәм иң беренче  чиратта - юридик яктан. Инде “Мәдинәм” җырына (Л.Баярс көе) килгәндә, аның авторлык хокуклары чыннан да бездә иде. Шушы көннәрдә без Артур белән очрашып бу мәсьәләгә кагылышлы махсус килешү төзедек. Хәзер бу җырның бөтен хокуклары - Артур Шөгәеповта.
 
- Күрәсез, мәсьәләне матур итеп, цивилизацияле юл белән дә хәл итеп була икән. Башкалар да Артурдан үрнәк алсын иде, - диде Рифат Фәттәхов. - Ә мин Артурга уңышлар теләп калам һәм ул уңышларның һичшиксез булачагына ышанам!
 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев