Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Фәттахов "Татар җыры"нда Ришат Төхвәтуллинның катнашуына карата уз фикерен белдерде

29 ноябрьда көнне Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә дә уз фикерен белдерде.

"Әйе, "Татар җыры-2017" концертына багышланган матбугат конференциясе турында укыдым, - диде Рифат Фәттахов. – Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу – катнашмавы - аның үз ихтыяры. Әмма мине иң нык гаҗәпләндергәне: "Барс-медиа" директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәбләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә гап-гади дөреслекне дә боза кебек.

 

М.Гәрәев сүзләренә караганда, алар “Ришатның продюсеры белән сөйләшүләр алып барганнар, әмма уртак тел таба алмаганнар”.

 

Беренчедән, Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер - тәкъдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер генә, бер генә тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Киресенчә, безнең кайбер тәкъдимнәр алар тарафыннан кабул ителмәде кебек тоелды миңа.

 

Аннары, Ришат минем белән 2014 елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул 2014, 2015, 2016 еллардагы "Татар җыры”нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?! "С больной головы на здоровую", - диләрме әле руслар...

 

Марат Гәрәев бик матур бер сүз әйткән: "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга - без аны “Татар җыры”нда күрергә теләк белдердек". Мондый очракларда безнең бабай:  "Акылың алтын икән", - дияр иде...  Әзер йолдызларны файдалану җиңел шул ул, ә менә син аларны эзләп тап, зур сәхнәгә чыгар...

 

Соңгы вакытта "Татар җыры” ның үз йолдызлары бөтенләй күренми башлады кебек. Узган ел "Филүс Каһиров катнаша", - дип сөенештеләр, быел - Ришат Төхвәтуллин...

 

Хәер, Ваһапов фестивалендә тагын йолдызлар кабынып килә - Гөлсирин, Рәнис, Азат, Айсылу... Димәк, "Татар җыры”н оештыручыларына борчылыр урын юк..."

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев