Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Римма Никитина: "Кайчаннан бирле татар халкы мәхәббәт белән шөгыльләнми башлаган соң әле?" [җырчыдан яңа клип]

Римма Никитина "Синсез алга атлыйм" җырына төшерелгән өр-яңа клибын тәкъдим итте. Ләкин җырчы клипның икенче вариантын ясарга мәҗбүр, чөнки үбешү, мәхәббәт белән шөгыльләнү күренешләре булган бу клипны телевидение алмый ди. "Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Җыр сөйгән егетем белән аерылышкач язылды. Татар артистлары тормыштагы хәлләрне клипларында чагылдырырга...

Римма Никитина "Синсез алга атлыйм" җырына төшерелгән өр-яңа клибын тәкъдим итте. Ләкин җырчы клипның икенче вариантын ясарга мәҗбүр, чөнки үбешү, мәхәббәт белән шөгыльләнү күренешләре булган бу клипны телевидение алмый ди.


"Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Җыр сөйгән егетем белән аерылышкач язылды. Татар артистлары тормыштагы хәлләрне клипларында чагылдырырга курка, мин, киресенчә, моны күрсәтергә теләдем. Дөрес, егетемнең миңа хыянәт итүен үз күзләрем белән күрмәдем. Шулай да бу хәл күпләрнең башыннан үткән. Ләкин хатын-кыз өч бала белән утырып калса да, югалмый, төшенкелеккә бирелми! Ул һәрчак көчле булып калачак", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Римма Никитина.


Клипта Римма төп герой белән үбешә. "Чит кеше белән ничек үбешә алдың?" дигән сорауга ул: "Бик җиңел! Ул күренешне хәтта бер дубльдан төшердек", - дип җавап бирде. Клипта актер Римма белән генә түгел, башка кызлар белән дә үбешә. Җырчы клипның телевидениегә эләгә алмавын урын җирендә төшерелгән күренешләр белән бәйли. "Кайчаннан бирле татар халкы мәхәббәт белән шөгыльләнми башлаган соң әле?" - ди Римма. Мондый клипларны кабул итә белергә кирәк, дигән фикердә ул. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта клипның икенче версиясен эшлиләр.


Сүз уңаеннан, "Синсез алга атлыйм" җырының клибын төшергән оешма клипны тәкъдим итү кичәсендә Римма Никитинага 70 мең сумлык сертификат тапшырды.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев