Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Римма Ратникова Журналистлар берлегенең иң актив әгъзалары пенсионерлар булуын әйтте

Аның сүзләренчә, өлкән яшьтәгеләр берлектә булуының кадерен белә.

ТР Журналистлар берлегенең иң актив әгъзалары - пенсия яшендәге кешеләр. Берлекнең рәисе Римма Ратникова 2012-2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр белән хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Берлекнең XIX съезды Халыклар дуслыгы йортында уза.

«Берлек әгъзаларының өчтән бере пенсионерлар. Әйе, өлкән яшьтәгеләр чыннан да күп, һәм без моннан оялмыйбыз да. Ничек кенә гаҗәп булмасын, алар иң активлары, берлектә булуының кадерен белә һәм оешма эшендә актив катнаша", - диде Римма Ратникова.
Ул журналистика ветераннарына игътибар, кадер-хөрмәт булырга тиешлеген әйтте.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев