Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Юл һәлакәтенә очрап, күп кан югалттым. Мине үлгән дип уйлаганнар"

Алар гаиләдә дүртәү үсә: Ринат, Рүзәл, Рифат, Ришат. Бүген әти-әнисе һәм бер абыйсы бакыйлыкта. Ике абыйсы исән-сау, Бәрәңге районында (Мари Эл) яшиләр. Мазарбаш авылындагы төп нигез исән-сау. Җизнәләре карап тора. Әниләренең гөлләре шау чәчәктә. Ришат, туган якларыңнан кайчан чыгып киттең? - 2006 елда. 11 сыйныфны тәмамлагач. Җырларга хыял бар иде....

Алар гаиләдә дүртәү үсә: Ринат, Рүзәл, Рифат, Ришат. Бүген әти-әнисе һәм бер абыйсы бакыйлыкта. Ике абыйсы исән-сау, Бәрәңге районында (Мари Эл) яшиләр. Мазарбаш авылындагы төп нигез исән-сау. Җизнәләре карап тора. Әниләренең гөлләре шау чәчәктә.

Ришат, туган якларыңнан кайчан чыгып киттең?

- 2006 елда. 11 сыйныфны тәмамлагач. Җырларга хыял бар иде. Авылга хромка гармунын тотып кода килә, мине җырлата-биетә иде. 4 яшьтән җырлый башладым. Мәктәптә укыганда төрле җыр конкурсларында беренче урынны алгач, сәнгатькә тартылдым. 9 сыныфка хәтле көрәштем дә әле. Сөякләр какшый башлагач, туктарга кирәк, дидем. "Дыңк" итеп кемдер өстеңә килеп төшә, бөтен җирләрең селкенеп куя. Аяк-кулларын сындыралар. Андый әйберләрдән куркам.

2006 елда Ришатның бертуган абыйсы Рифат үлә. Йөрәге туктый. Яратмаса да, спорт белән каты шөгыльләнгән ул. Сугыш чукмары да булган, кирәк икән, алты кешене тотып кыйнаган.

2012 елда, 66 яшендә инженер-механик булып эшләүче әтисе Нур вафат була. Улы үлгәч, аның хәле начарлана, башына зыян килә. Хастаханәгә салалар. Шунда йөрәге туктый.

- Ришат, эшләп үстеңме?

- "Ленин" исемендәге колхозда 8 ел комбайнда эшләдем. Күз йомып комбайнны көйли алам. Ул - иң күңелле вакытларым. Арпаның тузаны тәнгә тула, кычыта. Төнге 12дә кайтасың, юынасың да кызлар янына китәсең. Капка төбендә кызның кулын тотып төнге өчкә кадәр утырасың, биштә торып эшкә китәргә кирәк. Әзрәк йоклап йөрсәң, артыңа әтидән "54"ле ачкыч оча иде.

Әнисе Луиза 2014 елда гүр иясе була. Кар көрәгәндә таеп егыла. Бер атнадан аягы сызлый, биле авырта башлый. Бер-ике атна район хастаханәсендә ятып чыга. Анда нәрсә икәнен белмиләр, ялгыш укол салалар. Соңыннан билен рентгентка төшерергә шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Баскычтан менгәндә бот, оча сөяге сына. Операциядән соң күп яшәми, ике атнадан соң, 8 март көнне абыйсы кулында җан бирә.

- Ул көнне Казанда идем, - ди Ришат. - Ул төн шулхәтле авыр булды, йокы керми, эч поша. Абый шалтыратты. Шок хәлендә кайтып киттем. Ничек кайтканымны хәтерләмим. Аннары әби, әнинең сеңлесенең ире, әтинең әнисе бер-бер артлы киттеләр, бик авыр кичердем. Аллаһы Тәгаләдән сынау болар. Аллага шөкер, түзеп калдым. Бирүче дә, алучы да Аллаһы Тәгалә. Алга карап яшик. Һәммәсенең дә урыннары оҗмахта булсын.

- Кайда эшлисең?

- Рәсми төстә беркайда да эшләмим. "Барс-медиа"да контрактта, бер ел калып бара. Хезмәт кенәгәм колхозда гына бар. Пенсиягә ничек чыгармын... Әлегә кул җитми...

- Холкың нинди?

- Җыеп барам да, шартлыйм һәм тынычланам. Күбрәк эчтә тотам.

- Тормышта проблемаларыңны сөйләшә торган кешең бармы?

- Бар иде. Хатыным Гөлназ. Никах белән яшәдек, хәзер тормыйбыз. Истанбул мәчетендә никах укыттык. Холыклар туры килмәде. Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булыр, бәлки кавышырбыз да әле. Искәндәргә 2 яшь тә 5 ай була сентябрьдә, Алла боерса. Малаем булганга сөенәм.

- Тормышыгызга күз тимәдеме икән?

- Җомгага йөрим. Догаларның барысын да беләм. Мәчеткә йөрү күңелне тынычландыра. Күрәзәчеләргә ышанмыйм. Артист тормышында фото дигән нәрсә бар, һаман төшәләр. Күз дә тияргә мөмкин.

- Өшкертеп алырга уйламыйсыңмы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз-үзен өшкергән. Үз-үзеңне өшкерүдән дә яхшы әйбер юк.

- Догаларны ничек өйрәндең?

- Бабай (әтинең әтисе) гарәпчә генә яза белә, укымышлы иде. Кечкенәдән мәчеткә йөрдем. Безнең авылдагы мәчет 1829 елгы.

- "Тещаң" бик бай кеше дип ишеттем.

- Мин әнигә бик рәхмәтле, начар кеше дип әйтәсем килми. Минем өчен күп эшләде, авыр вакытта ярдәм итте. Дөрес юлларга кертеп җибәрде.

- Бай хатынга өйләндең, бай яшәрмен дип уйладыңмы?

- Бай икәнен каян белим?.. Ошатттым, яраттым. Бик тәмле пешерә, мине карый иде. Байлык кирәкми миңа. Бай дип инде, мул тормышта яшәгән кыз...

- Кайда эшли?

- Кухнялар сата торган кибетнең хуҗасы.

- "Хатыным соң кайтуымны яратмады", - дисең. Гаилә хакына эшеңне ташлап булмый идеме?

- Сәнгать бит канга сеңгән. Төрле вакыт була, төнге бердә дә кайтасың. Кичке унбердә дә чыгып китәсең...

- Өйләнешкәнче кемгә кияүгә чыгасын белгәндер бит?

- Җырларымны да, үземне дә ярата иде. Башта барысы да әйбәт барды, әмма өйләнешкәч гаилә законнары керә башлый икән.

- Өйләнешкәнче: "Бу кызга өйләнәм, карагыз әле", - дип туганнарыңа күрсәттеңме?

- Авылга кайта идек. Туганнар, мәрхүм әби дә белә иде. "Әйбәт кыз бу, өйлән", - дия иде. Булган кыз ул, молодец, хатынымны хурламыйм.

- Паспортыңа аерылышу мөһере сугылдымы?

- ЗАГС булмады бит, никах кына булды. Паспортым чип-чиста.

Янәдән кавышырга уйламыйсыңмы? Балаң бар бит.

- Ир кешедән күп әйбер тора. Икебезгә утырып сөйләшергә кирәк. Бәлки ул минем турыда бүтәнчә уйлыйдыр. Бер-беребезне аңламыйбызмы шунда...

- Әти-әниләре ни ди? "Кеше көлдереп баланы ятим итеп йөрмәгез, бергә булыгыз!" - диләрме?

- Алар төрле фикердә, болай да, тегеләй дә әйтәләр.

- Алимент түлисеңме?

- Түлим. Кеше баласы түгел, үземнеке бит.

- Ничек танышкан идегез?

- Концертта. Питрәч районы Чыты авылында. "Вконтакте"да аралаша башладык. Аралар якынайды.

- Авыр чакта аракы эчү ярдәм итәме?

- Аракыны да эчтек, эчмәдек түгел. Проблеманы хәл итми ул. Миңа килешә торган әйбер түгел, аңладым. Хәзер эчмим. Аллаһы Тәгаләдән бик каты сигнал булды: юл һәлакәтенә очрадым. Мине үлгән дип уйлаганнар, шуннан торып киткәнмен. Күп кан югалттым. Шуннан соң мәчеткә йөри башладым.

- Күп очракта кешене юатып, "хатын-кыз бетми ул", диләр.

- Чиләгенә күрә капкачы табылыр.

- Кайда яшисең?

- Туганнарда яшәп алам, фатир да "снимать" итәм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев