Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Хәбипов грант откан фермерлар үтәргә тиешле таләпләрне әйтте

“Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсе кысаларында кече хуҗалык формаларына ярдәм буенча утырыш узды.

“Колагыгызга киртләп куегыз: бердәнбер эш урыны крестьян-фермер хуҗалыгы булырга тиеш”, - дип кисәтте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов грант откан фермерларны.

Ришат Хәбипов казначылык органнарының контроль функцияләрен аңлатты. “Һәр операциягә документ, счет-фактуралар күрсәтәсе була. Без бердәм эш тәртибен расладык. Әмма артык документлар таләп итә башласалар, безгә оператив хәбәр итәргә кирәк. Чыгымнар декларациясен тутыру кирәк булачак. Һәр районда финанс-икътисад хезмәтләре, кече хуҗалык формалары өчен җавап бирүче белгечләр бар. Алар, сораулар туса, җавап бирергә, ярдәм итәргә тиеш. Сораулар туса, кичектермәгез. Җәй кыска ул, август-сентябрьгә кадәр ферманы төзеп бетерергә кирәк.Терлекне аны соңрак та алып була. Бүген 128 фермер грант алды. Конкурстан уза алмаганнарга ярдәм итәргә кирәк”, - дип белдерде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов закон таләпләрен үтәргә кирәклеген дә искәртте. “Колагыгызга киртләп куегыз. Бердәнбер эш урыны КФХ булырга тиеш. Прокуратура, фискаль органнары тикшерүләре башланды. Акчалар пенсия фондына күчә. Программадан башка урында эшләвегез күренәчәк. Фермер хуҗалыгы белән генә шөгыльләнергә тиешсез. Юкса бу грантны кайтару, ялган документ өчен җинаять эше кузгату белән яный. Балаларыгыз, оныкларыгыз бар бит. Әгәр алар берәр кая дәүләт хезмәтенә, хокук саклау органнарына урнашырга тели икән, ата-аналарда хөкемгә тартылу булса, үтә алмаячак дигән сүз. Язмышыгызга шундый вак-төякләр аркасында тап төшермәгез. Сез үзегезгә җаваплылык алдыгыз, сез батыр, тәвәккәл кешеләр. Бүген һәркем авылда бизнес ачарга җөрьәт итми”, - диде ул.

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үсеш алуын билгеләп узды. “Без ярдәм күрсәтергә әзер. Әгәр 2011 елда, тиздән авыл хуҗалыгы җирләрен кабаттан рәсмиләштермичә генә бирү мәсьәләсе хәл ителә дигән булсак, ягъни авыл хуҗалыгы җирләрендә төзеп булачак дигән булсак, бүген бу эш төгәлләнү стадиясендә. Бу Россия Федерациясе Хөкүмәтенәдә каралды, хәзер Дәүләт Думасында каралачак. Көзгә кадәр авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдә йорт, фермер хуҗалыгы алып бару өчен бина салып булу турында закон кабул ителәчәк. Бу сезнең һәм безнең өчен зур эш”, - диде ул.

Камияр Байтемиров әйтүенчә, моңа бәйле рәвештә, инфраструктураны үстерү мәсьәләсе килеп басачак. Ул кичә Дәүләт Советында да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәмен көчәйтү турында сүз баруын әйтте.

Фермерлар казначылык белән бәйле авырлыклар буенча сорауларын бирделәр. Биектау районы Кече Битаман авылыннан Резеда Садыйкова авылда ферма төзергә җыенуларын әйтте. “Фермабыз 30 башка исәпләнгән булачак. Әлегә 10 баш буаз тана алабыз. Счетта акчаны тотарга ярамый бит, шуңа казначылыктан ничек итеп акча алып һәм ничек тотып булганын беләсе килгән иде минем, шуңа килдем”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фермерлар алдында, шулай ук, “Росагролизинг” ширкәте вәкилләре дә чыгыш ясады.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев