Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Төхфәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

 Ришат Төхфәтуллинга Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстанның атказанган артисты исеме Кариев театры артисты Лилия Низамиева, "Мураками" төркеме солисты Диләрә Ваһапова, "Ворожея" рус җыры театры җитәкчесе Эльвира Калашниковага, "Бәрмәнчек" керәшен мәдәнияте фольклор ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлиновка бирелде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме рәссам Земфира Бикташевага бирелде.

Иннополиста Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары М Ипатов, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев