Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин группасына пешекче эзли

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин "Инстаграм" битенә пешекче һәм костюмнарын карап торучы кеше эзләве турында белдерү урнаштырган.

"Дуслар, барыгыз да күреп-белеп торасыз. Безнең гастрольләр графигы бик тыгыз. Юньләп ашарга да өлгермибез. Күптәннән төркемебезгә пешекче алырга хыялланам. Костюмнарны карап торырга да кеше кирәк. Арагызда гастрольләрдә йөрергә әзер булган кеше очраса, безгә языгыз әле", - дигән җырчы.

 

"Пешекчегә укы!" дигән иде миңа әни. Эх...",

"Мин бушка да барыр идем",

"Өч балам булмаса, үзем китәр идем",

"И, Ришат сандугачым! Үземне генә ал да, куй инде. Пешекче дә, "костюмер" да булырмын, үзеңне дә саклап, яклап торырмын", дип язганнар җырчының тормышын күзәтеп баручылар.

Бәлки, сезнең арагызда андый кеше табылыр?

 

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев