Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре" күргәзмәсе

11 октябрьдә, 15: 00 сәгатьтә Ризаэтдин Фәхретдиновның 160 еллыгына багышланган күргәзмә.

Ризаэтдин Фәхретдин – күренекле галим, танылган мәгърифәтче, тарихчы, язучы, журналист, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе.

1859 елның 4 гыйнварында Кичүчат авылында имам гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әнисе Мәхүбә белән атасы Фәхретдиннән өйрәнә. Чистай мәдрәсәсендә бер ел белем алганнан соң, Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә укый һәм соңрак хәлфәлек итә.

Имамлыкка имтиханнарны тапшырганнан соң, Илбәк авылында тәҗрибә туплап, 1891 елда Уфага казыйлык вазыйфасын башкарыр өчен чакырып алына. Буш арада архивта сакланган чыганакларны барлый, өйрәнә, күчереп яза. Бу елларда мөселман дөньясында танылган тарихи шәхесләр биографияләрен туплап, күптомлы «Асар» китабын басмага әзерли.

1906 елда бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча Оренбург шәһәренә күчеп килә. Берничә ел дәвамында «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли һәм ун ел дәвамында (1908 – 1918) «Шура»  журналының баш мөхәррире булып эшли. Дөньякүләм таралган журнал  битләрендә Риза казый тырышлыгы белән фәлсәфә, тарих, тел, әдәбият, география һәм башка темаларга мәкаләләр бастырыла.

Ризаэтдин Фәхретдин «Мәшһүр ирләр» һәм «Мәшһүр хатыннар» сериясендәге хезмәтләрен язып, энциклопедик галим булып таныла. «Мәшһүр хатыннар» китабында мөселман хатын-кызларының үзаңын тәрбияләү, үстерү ниятеннән чыгып, җәмгыять үсешенә нигез салган үрнәкләрне күрсәтә . Фәхретдин хатыннарның ролен югары бәяләп, «Сәлимә» (1889) һәм «Әсма» (1903) исемле әдәби хезмәтләрендә хатын-кызларның эмансипациясе мәсьәләсен күтәрә.

Ризаэтдин Фәхретдин Русия, чит ил җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәре белән элемтәдә тора, аеруча Самойлович, Бартольд, Крачковский кебек академиклар белән хезмәттәшлек итә.

1917 елның маенда Ризаэтдин Фәхретдинне Диния нәзарәтенә кабат казый итеп сайлыйлар, ул гаиләсе белән Уфага күченә. 1922 елда дөньякүләм абруе булган галимне Бөтенроссия һәм Себер мөселманнары мөфтие итеп билгелиләр.

1925 елның сентябрендә Ризаэтдин Фәхретдин СССР Фәннәр академиясенең 200-еллык юбилее уңаеннан оештырылган чараларда катнаша, танылган галимнәр белән очраша.

1926 елда Мәккәдә узган Дөньякүләм мөселманнар съездында совет делегациясен җитәкли, Согуд Гәрабстаны җитәкчесе тарафыннан съездның вице-президенты итеп билгеләнә.

Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның апрель аенда вафат була.

Риза казый, һичшиксез, милләт аталарының берсе, үз тырышлыгы, булдыгы нәтиҗәсендә уңыш казанган шәхес. Һәркемне һәрчак үсештә булырга өндәгән.

Уңышка ирешү, ныклы гаилә кору, милли үзаң тәрбияләү, һәм башка көнүзәк сорауларга җавап табыр өчен сезне «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев