Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркемгә рәхмәт! Халыктан җыелган акчаны балаларга таратабыз

Декабрь аенда Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итте. Исегезгә төшереп китәбез: Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды. Бу көннәрдә Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга таратып йөри.

– Табибларның, әниегезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрә­җәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөр­мәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен әни – иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өче­безне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авырмасын, сызланмасын гына, – ди Азат. – Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә.

 

Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә­ донор буларак туры кил­мә­дек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллионнарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. “Ватаным Татарстан” газетасы тәкъ­дим иткән балаларны сайладык. Барысы да ярдәмгә мохтаҗ алар­ның. Мин үзем һәр гаилә­дәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым.

 

Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаның авыру балаларга яр­дәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге изге эштә өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән иге­лекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якын­нары­гыз, балаларыгызга авырырга язмасын!

Фото: скриншот инстаграм

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X