Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады

"Республика киләчәктә дә хокук саклау органнарына нәтиҗәле хезмәтләренә ярдәм итәчәк", - диде ул.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен Россия полицияcенә 300 ел тулу белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Корстон" кунакханә комплексында Россия полициясенә 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Башта кунаклар ведомство үсешенә багышланган күргәзмәне карадылар. Экспозиция турында Россия ЭЭМ Казан юридик институты курсантлары аңлатмалар биреп барды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ЭЭМ тарихының ил тарихы белән бәйле булуын ассызыклады. "Һәр чорда да эчке эшләр органнарының горурлыгы аның хезмәткәрләре булды, намус һәм вөҗдан кешеләре", - диде ул.

"Гражданнар өчен полиция формасындагы кеше хакимиятне, закон һәм гаделлекне символлаштыра. Нәкъ менә сезгә шәһәр ураманарыбыз тәртибе, гражданнарыбыз тынычлыгы, аларның имин булуларына ышануы бәйле", - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ТР буенча ЭЭМ илдә эчке эшләр системасында иң яхшы региональ бүлек булып кала. "Күпчелек юнәлешләр буенча сезнең кхрсәткечләр Россия буенча уртача кхрсәткечләрдән арта. Министрлыкның үзенчәлекле ягы - эшнең яңа нәтиҗәле алымнарын, техник эшләнмәләрне табу һәм гамәлгә кертү. Бу бик актуаль, хәзерге заманда полиция хезмәткәрләре алдында катлаулы бурычлар тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты полиция хезмәткәрләренең футбол буенча Дөнья чемпионаты чорында республикада иминлекне тәэмин итүгә керткән зур өлешен дә билгеләп үтте. "Республика киләчәктә дә хокук саклау органнарына нәтиҗәле хезмәтләренә ярдәм итәчәк", - диде ул.

Министрлыкның берничә хезмәткәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.  

Тантанада ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе башлыгы Михаил Черников, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ведомство ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев