Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Кичә Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә комиссия каравына чыгарылды.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупция тотрыклылыкны бозучы фактор булып кала бирә, икътисад үсешенә, сәяси тотрыклылыкка, хакимият белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә турыдан-туры йогынты ясый. Бу күренешкә каршы тору системалы гамәлләр кылуны таләп итә.

Коррупциягә каршы эшне камилләштерү максатларында Россия Федерациясе Президентының 29.06.2018 № 378 Указы белән 2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планы расланды. Шушы план нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертте.

Республикада уздырылган эш аерым дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый.

Шуңа да карамастан, 2017 елда һәм 2018 елның беренче яртыеллыгында хокук саклау органнары тарафыннан 1 млрд сумнан артык суммага коррупция юнәлешендәге  җинаятьләр ачылган. 2017 елда 803 җинаять ачылган, шул исәптән 149 ришвәтчелек факты. 2018 елның 7 ае эчендә – 443, шул исәптән 98 ришвәтчелек факты.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ күрсәткечләре буенча, 2018 елда иң күп җинаятьләр дәүләт күчемсез мөлкәте белән эш итү (114), мәгариф (70), сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат (21), төзелеш һәм ТКХ (22) өлкәләрендә ачылган.

Дәүләт хакимияте башкарма органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге дә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел әле. Шуңа бәйле рәвештә юнәлеш министрлыкларына Комиссия утырышында авыл хуҗалыгы, төзелеш, юллар һәм мөлкәт комплекслары, җир мөнәсәбәтләре, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, грантлы ярдәм өлкәләрендә ведомстволарның коррупциягә каршы программаларына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирелде.

Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан коррупция профилактикасы буенча башкарыла торган чараларның координаторы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештырырга кирәк.

2018-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычлардан чыгып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырылучы эштә профилактика чараларына басым ясау зарур.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясадылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары адресына конкрет йөкләмәләре, җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәре булган беркетмә әзерләнде.

Беркетмә һәм утырыш турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең рәсми сайтында урнаштырыла.

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев